Марина Попова, Марина Константиновна Попова (, 1926 елның 4 марты, СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас районы, Холгума ― 2014 елның 16 июле, РФ, Саха Республикасы, Якутск) ― җырчы, Якут АССРның атказанган (1965) һәм халык (1972) артисты. Саха (Якутия) Республикасының Мактаулы гражданы (2012).
Тәрҗемәи хәле 1926 елның 4 мартында Якут АССРның Меге-Кангалас районы Холгума торак пунктында туган. 1946 елдан Якутск музыкаль театр-студиясе хорында җырлый башлаган.
1948―1951 елларда Якутск радиокомитеты хоры артисты булган.
1956 елда М. П. Мусоргский исемендәге (Свердловск) милли опера студиясен тәмамлаган.
1956 елдан П. А. Ойунский исемендәге Якутия дәүләт музыкаль-драма театрының опера солисты, 1971 елдан Якутск музыка театры солисты.
1961 елдан 40 елдан артык концерт эшчәнлеге алып бара, 500 дән артык концерт биргән.
Иҗаты Аның репертуарында 100 дән артык вокаль әсәр булган. Г. Григорян, Г. Комраков, П. Иванов һ.б. җырларын беренче башкаручы булган. Театрда башкарган партияләре Ларина, Ольга, Няня (П. И. Чайковский «Евгений Онегин» операсы (1949) Кыыс Кыскыйдаан, Аан Алахчын хотун ( һәм Генрих Литинский «Ньургун Боотур») Алгыма һәм Чычып-Чаап ( «Лоокуут һәм Ньургуһун») Сата (Герман Комраков белән Эдуард Алексеев «Манчаары туһунан ырыа» (Манчаары турында җыр) Аксинья (Тихон Хренников «В бурю»)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Якут АССРның атказанган артисты (1965) Якут АССРның халык артисты (1972) Саха (Якутия) Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998) Якутск шәһәренең Мактаулы гражданы (2002) Саха (Якутия) Республикасының Мактаулы гражданы (2012)
Искәрмәләр
Сылтамалар Попова Марина Константиновна Попова Марина Константиновна — Эдьиий Марыына. «Якутия», 18.7.2014, №124 Татьяна Маркова. Ырыаһыт буолбутум — дьолум. Саха Сирэ, 28.12.2006 Михнаса Атласова. Марина Попова — Эдьиий Марыына ырыа тылларын уларыппат. Саха Сирэ, 13.9.2007
Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Саха Республикасының мактаулы гражданнары Төркем:Якутскиның мактаулы гражданнары Төркем:Якут АССРның атказанган артистлары Төркем:Якут АССРның халык артистлары Төркем:Урал консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:П. А. Ойунский исемендәге премия лауреатлары Төркем:Шәхесләр:П. А. Ойунский исемендәге академия театры