Маралтай Ыбыраев, Маралтай Раймбәк улы Ыбыраев (, 1969 елның 29 апреле, СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Сарысу районы, Игелек) ― казакъ шагыйре, журналист. Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы, Казакъстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. Казакъстан ССР Ленин комсомолы (1981) һәм Казакъстанның «Дарын» дәүләт яшьләр (2000), «Алаш» халыкара әдәби премияләре лауреаты. Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле 1969 елның 29 апрелендә (вариант: 1 маендаМаралтай Райымбекұлы Ыбыраев (1.5.1969 ж.т., Сарысу ауданы, Игілік ауылы. OK.RU) Казакъстан ССР Җамбыл өлкәсе Сарысу районы Игелек авылында туган Ыбыраев Маралтай. Әдәби портал. Җамбыл дәүләт педагогика университетын (Җамбыл өлкәсе Тараз шәһәре) Ыбыраев Маралтай Райымбекұлы. Н.В. Гоголь атындағы Қарағанды облыстық әмбебап ғылыми кітапханасы, 2010 елда (Көньяк Казакъстан (2018 елдан Төркестан) өлкәсе үзәге Төркестан шәһәрендә)Маралтай Ыбыраев. Бер улыңмын, и кадерле Ватаным! «Казан утлары», 2023 ел, № 10, 157-159нчы бит. тәмамлаган.

Хезмәт юлы Күп кенә республика басмаларында җаваплы вазыйфалар биләгән.

Казакъстан Язучылар берлегенең Әдәбиятчылар йорты директоры,

2002 елдан газетасында «Жас Калам» кушымтасы мөхәррире.

2007―2008 елларда ― «Кентавр» газетасының баш мөхәррире.

2008―2012 елларда ― Казакъстан телерадиокомпанисендә мөхәррир-алып баручы һәм аналитик.

Казакъстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы яшьләр сәясәте буенча совет әгъзасы Маралтай Райымбекұлы. Биография.

Иҗаты Шигырьләр яза. Әсәрләре республика басмаларында 1987 елдан бирле басыла. Беренче китабы «Ай-нур» (Ай-нұр, 1996) һәм икенче җыентыгы «Ай» (2000) «Жазушы» нәшриятында басылган. «Тарпаң», «Асау», «Каратау газәлләре», «Нурлы юл – Мәңгелек ил» (Нұрлы жол – Мәңгілік ел) һәм башка китаплар авторы. «Карлыгач» (Қарлығаш), «Куш ишек» (Қос ішек), «Дулкыннан дулкын туа» (Толқыннан толқын туады), «Ике мең еллык дала җыры» (2000 жылдық Дала жыры), «Яшь шагыйрләр антологиясе» (Жас ақындар антологиясы) кебек коллектив җыентыкларга шигырьләре кергән.

2016 елда Казанда «Алатау» китабы татар телендә дөнья күргән. 2023 елда «Казан утлары» журналында «Кардәш халыклар әдәбияты» рубрикасында «Бер улыңмын, и кадерле Ватаным» шигырьләр шәлкеме басылган (казакъ теленнән Рафис Корбан тәрҗемәләре)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Студентлар язы» фестиваленең төп призеры 1981 ― Казакъстан комсомолы премиясе 2000 ― «Дарын» дәүләт яшьләр премиясе 1997―1999 елларда ― Казакстан Президенты стипендиясе иясе (дүрт мәртәбә) Республиканың берничә җыр бәйгесенең төп призеры Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе 2008 ― «Алаш» халыкара әдәби премиясе ― «Кентавр» шигырьләр җыентыгы (2008) өчен Ыбыраев Маралтай Раимбекулы. ASSEMBLY.KZ

Искәрмәләр

Әдәбият Маралтай Ыбыраев. Бер улыңмын, и кадерле Ватаным! «Казан утлары», 2023 ел, № 10, 157-159нчы бит.

Сылтамалар Ыбыраев Маралтай Раимбекулы. ASSEMBLY.KZ Маралтай Райымбекұлы. Ресми сайт

Төркем:Казакъ шагыйрьләре Төркем:Казакъстан журналистлары Төркем:Казакъ язучылары Төркем:Казакъстанның атказанган эшлеклеләре Төркем:Дарын дәүләт яшьләр премиясе лауреатлары Төркем:Тараз педагогика университетын тәмамлаучылар