«Разалия мәчете» () ― Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслимдә 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Мөслим районы мөхтәсибәте карамагында. Мөслим авылында 4нче, районда 37нче мәчет Мөслимдә Разалия мәчете ачылды. Татар-информ.

Тарих Мәчет төзелеше 2013―2021 елларда Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы булган Рамил Муллин (2022 елдан Түбән Кама шәһәре мэры) инициативасы белән башланган. Бина 2021 елда сентябрь аенда төзелә башлый һәм тиз арада ― 2 ел эчендә сафка баса Мөслим мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды. Всемирный конгресс татар, 26.09.2023.

2023 елның 21 апрелендә мәчет манарасына ярымай куелганЯңа мәчет манарасына ай кую.

2023 елның 23 сентябрендә ачылган. Яңа мәчет Кооператив урамында, Мөслимнән Ык елгасы аркылы салынган күпергә чыгу юлында, авылның әлеге микрорайон кешеләренә һәм юлчыларга уңайлы итеп салынган.

Мәчет ачу тантанасында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Азнакай, Лениногорск, Тукай районнары мөхтәсибәтләре җитәкчеләре, дин әһелләре катнашкан.

Әлеге дин йорты иганәчәләр, барлык райондашлар ярдәмендә сафка баскан. Аллаһ йортын төзүдә күрсәткән матди ярдәм һәм хезмәтләре өчен район башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗинга, шәхси эшмәкәр Разалия Ибраһим кызы Габдрахмановага, Дамир Гомәр улы Каюмовка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылганЛилия Шәймиева. Мөслимдә Разалия мәчете ачылды (+фоторепортаж). Мөслим-информ, 29.09.2023.

Мәчет сыйфатлы төзелеш материалыннан ― кирпечтән салынган, 1 катлы. Махсус ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары һәм тәһарәтханәләр бар. Мәчеттә берьюлы ~45 ир-ат һәм ~10 хатын-кыз намаз укый ала. Барлык инженер-коммуникация челтәре үткәрелгән.

Яңа гыйбадәт йортына «Разалия мәчете» дип исем бирелгән. Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган Азат улы Ислам хәзрәт Шәфыйков мәчетнең имамы итеп сайланган.

Моны да карагыз Мөслим җәмигъ мәчете Мөслим мәчете Мөслимнең «Нур» мәчете

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Лилия Шәймиева. Мөслимдә «Разалия мәчете» ачылды. «Авыл утлары», 29.09.2023.

Сылтамалар Яңа мәчет ачылды. Мөслим-информ, 23.09.2023 Мөслим мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды. ТР МДН, 25.09.2023

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Мөслим районы мәчетләре Төркем:2023 елда төзелгән мәчетләр