Айкидо () — сугышчан сәнгать төре, көрәш. XX гасыр башында Япониядә Морихэй Уэсиба башка көрәшләрне өйрәнеп яңа көрәшне уйлап чыгарган. Айкидо «ай», «ки» һәм «до» иероглифларыннан тора, һәм «көчнең гармонияле үсеш юлы» дигәнне аңлата. Бу спортта осталыкның 10 дәрәҗәсе («дан»ы) бар. Айкидоның фәлсәфәсендә үзеңне саклау белән бергә дошманга зыян китермәүне төп фикер урын алып тора. Төп максат көндәшеңне җиңү түгел, ә үзеңне камилләштерү. Хәзерге вакытта айкидоның 30дан артык юнәлеше бар.

Татарстанның айкидо федерациясе 2000 елда оеша.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Aikido — Japansk kampkunst — Udviklet omkring 1920 — lex.dk. Den Store Danske Annette Münch, Rolf Bryhn. aikido // Store norske leksikon. АЙКИДО | Энциклопедия Кругосвет.  www.krugosvet.ru.

Төркем:Япон хәрби сәнгатьләре