«Пантерлар» Гвардиясе (), шулай ук 1-нче Биелина җиңел пехота бригадасы () — Серб Җөмһүрияте Кораллы көчләренең элиталы бүлекчәсе. Рәсми документларда беренче Биелина җиңел пехота бригадасы дип аталган. Көнчыгыш-Босния корпусы составына кергән. Гвардияне төзү 1992 елның 27 мартында башлана һәм шул ук елның 2 маенда тәмамланган, аның беренче командиры Любиша Савич «Маузер» булган, шулай ук аның белән Бранко Пантелич командалык иткәнRadio-Televizija Republike Srpske . 1992 елның 4 сентябренә кадәр Семберия һәм Маевица серб автономияле өлкәсенең милли гвардиясе дип аталган, аннары «Пантерлар» Гвардиясе дип атала башлаган. Аның аша якынча 2 000 сугышчы үткән, аларның 100е сугышта һәлак булган, 800гә якыны яраланган. Бригада сугыш елларында күп кенә импровизацияләнгән бронетехника берәмлекләрен куллануы белән танылган, аларның бер өлеше гадәти граждан йөк автомобильләреннән төзелгәнGardijska brigada «Panteri», Bijeljina . Хәзерге вакытта Биелинада Гвардия ветераннары ассоциациясе эшлиО удружењу .
Мәдәнияттә
Родолюб Вулович —
Моны да карагыз
Серб Җөмһүрияте Кораллы көчләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Бригада турында текст
Төркем:Серб Җөмһүрияте гаскәре бригадалары Төркем:Хәрби берләшмәләр