Тадеуш Кондрат (; 1908 елның 8 апреле, Австро-Венгрия, Пшемысль — 1994 елның 19 июне, Ләхстан, Констанцин-Езёрна) — Ләхстан театр, кино, телевидение һәм кабаре актёры.
Биография Тадеуш Кондрат 1908 елның 8 апрелендә Пшемысльдә туган. Ул актерлык мәктәпләрендә укымый, әмма 1932 елда актерлык имтиханын тапшыра. 1927 елда Познаньдә театрда дебют ясый, ә аннары Познань, Краков, Луҗ, Катовице һәм Варшава театрларында актёр була. Шулай ук 1954 елда кабареда һәм 1957—1979 елларда «телевидение театры» спектакльләрендә чыгыш ясый. 1994 елның 19 июнендә Констанцин-Езёрна шәһәрендәге «Сколимувта Актёр Йортында»Сколимув — Констанцин-Езёрна шәһәренең дзельницасы вафат була. Варшаваның «Иске Повонзки» зиратында җирләнгән.
Аның абыйсы — актёр Юзеф Кондрат, улы — актёр Марек Кондрат.
Бүләкләр
1947 — Көмөш Күрсәткән Хезмәт Тәресе. 1954 — Польша Яңарыш Орденының кавалер тәресе. 1955 — 2-нче дәрәҗә ПХҖ Дәүләт премиясе. 1978 — Польша Яңарыш Орденының офицер тәресе.
Искәрмәләр
Сылтамалар
filmpolski.pl сайтында актёр e-teatr.pl сайтында актёр fototeka.fn.org.p сайтында фотографияләр Төркем:Актерлар Төркем:Польша театр актерлары Төркем:Польша телевидение актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Польша киноактерлары Төркем:Пшемысльдә туганнар Төркем:Констанцин-Езёрнада вафатлар