Данис Нургалиев, Данис Карл улы Нургалиев (1956 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Абдулла) – геология-минералогия фәннәре докторы (1997), профессор (2000), Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры (2011 елдан), Казан (Идел буе) федераль университетының нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректоры, докторлык диссертацияләре советы рәисе. РАЕН хакыйкый әгъзасы (2008). РФА геомагнетизм буенча фәнни совет әгъзасы. Сорос доценты (1995), Татарстан Республикасының (2005) һәм Россия Федерациясенең (2023) атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2009).Нургалиев Данис Карлович. Известные ученые Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2018).
Тәрҗемәи хәле 1956 елның 1 сентябрендә Башкортстан АССР Борай районы Абдулла авылында туган. Тәтешле 2нче санлы урта мәктәбен (алтын медальгә, 1973),Галия Гайнетдинова: Милләтне тел билгели. Мәдәни Җомга, 9.04.2021 «геолог-геофизик» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетын (бик яхшыга, 1978) тәмамлаган һәм аспирантурага укырга кергән. Нургалиев Данис Карлович. Татары без границ Инглиз һәм татар телләрен камил белә. 1997 елда «Соң палеозойда геомагнит кыры вариацияләре» () темасына докторлык диссертациясе яклаган. Нургалиев Данис Карлович. Казанский (Приволжский) федеральный университет
Хезмәт юлы 1979―1997 елларда ― Казан дәүләт университетында (КДУ) инженер, геофизика кафедрасы ассистенты, доцент.
1995 елдан 2004 елга кадәр ― Швейцария фәнни фондының тикшерү буенча ике гранты җитәкчесе.
1997―2007 елларда ― КДУ разведканың геофизик ысуллары кафедрасы мөдире.
2000 елдан 2008 елга кадәр ― палеогеофизик һәм палеоклиматик тикшеренүләр өлкәсендә өч проектының Россия ягыннан җитәкчесе.
2002―2003 елларда ― Федераль технология мәктәбендә (ETH, Цюрих, Швейцария) чакырылган профессор-тикшеренүче. Любовь Агеева. Данис Нургалиев, проректор КФУ: «Мы начали давить. Потому люди и взвыли. Чаще гуманитарии». Бизнес-Онлайн, 20.09.2015
2004―2008 елларда ― Алмания геология фәнни үзәгендә (GFZ, Потсдам) эшләү өчен Алмания фәнни фондының (DFG) ике гранты җитәкчесе.
2007―2010 елларда ― Казан дәүләт университетының (2009 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты) фәнни эш һәм мәгълүматлаштыру буенча проректоры.
2009 елда ― «Инновацион Россиянең фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлары» буенча өч грант җитәкчесе.
2010 елның маеннан ― Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры.
2011 елның маеннан ― Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть — газ технологияләре институты () директоры.
Казан (Идел буе) федераль университетының нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректоры. Фәнни тикшеренүләр өлкәсе Геофизика, файдалы казылмалар эзләүнең геофизик ысуллары. Территорияләрнең нефть-газлылыгын комплекслы фаразлау, нефть һәм газ ятмаларын эзләү ысуллары, разведка геофизикасы, палеомагнетизм, палеоклиматологиядә тау токымнары магнетизмы, голоценда геомагнит кыры вариацияләре. 150 дән артык фәнни хезмәт, 5 монография авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1999 – «РФ җир асты байлыкларының мактаулы разведчигы» күкрәк билгесе 2000 – «Россия тау-геология хезмәтенең 300 еллыгы» күкрәк билгесе 2005 – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе 2007 – «ТР өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүче 2009 – Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты – Нефть ятмаларын эзләгәндә ысуллар комплексын эшләп, Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендәге нефтьлелек перспективаларын бәяләү темасына 2016 – Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре 2016 – «Геологиядәге казанышлары өчен» А. Е. Ферсман исемендәге медаль 2018 – Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе 2023 – Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Проректору КФУ присвоено звание «Заслуженный деятель науки РФ». Официальная группа КФУ ВКонтакте, 28.02.2023 2026 ― «Дуслык» ордены ― мәгариф системасын үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өченУказ Раиса Республики Татарстан № 705 от 29.08.2026
Гаилә хәле Өйләнгән. Данис Карлович Нургалиев. Биографии и достопримечательности
Искәрмәләр
Сылтамалар
Нургалиев Данис Карлович. Казанский (Приволжский) федеральный университет Нургалиев Данис Карлович. Татцентр.ру Нургалиев Данис Карлович. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан»
Моны да карагыз
Төркем:Геология-минералогия фәннәре докторлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Казан университеты профессорлары Төркем:Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Геологлар Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары