Рушан Якупова, Рушан (Рушания) Мостафа кызы Якупова (1928 елның 3 феврале, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Тук районы, Кызыл Мәчет ― 2017 елның 17 декабре, РФ, ТР, Казан) ― рәссам ― кылкаләм остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстанның халык рәссамы (2008). Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы (1994). СССР халык рәссамы Харис Якуповның (1919―2010) хатыны.
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 3 февралендә Ырынбур (1928―1929 елларда Урта Идел) өлкәсе Тук районы Кызыл Мәчет авылында туган. Әтисе Мостафа тимерче-зәркәнче, әнисе Вафия колхозчы булганнар. 5 яшендә әтисез, 8 яшеннән әнисез калган. 1941 елда бертуган абыйсы рәссам Байназар Әлминов (1909―1976) Казанга алып килә. Сугыш елларында Яңа Бистәдә урнашкан снаряд ясаучы заводта хезмәт куйган. Сугыштан соң Казакъстанда абыйсының хатынының туганнары янында яши. «Машинист ярдәмчесе» белгечлеге буенча Казалы тимер юл һөнәри училищесын, «фарфор бизәүче» белгечлеге буенча Ликино-Дулёво сәнгать-һөнәри училищесын, Казан сынлы сәнгать училищесын (1953) тәмамлаган. ТР халык рәссамы Рушания Якупова белән әңгәмә. Идел, 2017
25 еллап ТАССР сынлы сәнгать фонды . Аннары татар һәм рус әкиятләре буенча иллюстрацияләр ясаган. 40 еллап шәһәр, республика, төбәк күргәзмәләрендә катнашкан. Казанда һәм Болгарда берничә шәхси күргәзмәсен оештырган. Иҗат белән даими рәвештә 1970-елларда гына шөгыльләнә башлаган. Пейзажлар, натюрмортлар ясауга, чәчәк бәйләмнәре (аларның яратканнары – сирень һәм пионнар) сурәтләүгә өстенлек биргән, коллекциясендә берничә портрет бар (ш. и., «Автопортрет» (1951), Х. Якуповның әти-әнисе Габдрахман һәм Маһикамал Якуповларның портретлары, икесе дә –1953).
«Хәзинә» галереясында 2008 елда «Татарстан сәнгатендә милли натюрморт», 2014 елда «Сынлы сәнгать. Графика»Выставка «Рушан Мустафовна Якупова. Живопись. Графика». Art16.ru күргәзмәләре ачылган.
Әсәрләре Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Төркия, Германия, Бөекбритания, Израиль, Франция, Япония, АКШ һ. б. илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана. Скончалась известная татарская художница Рушания Якупова. Бизнес-Онлайн, 18.12.2017
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2000 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2008 ― Татарстанның халык рәссамы
Гаиләсе Ире ― СССР халык рәссамы Харис Якупов (1919–2010). 1950 елда гаилә корганнар. Балалары: Фәрит (1951), И. Е. Репин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтын тәмамлаган рәссам; Әнвәр (1954–1997), В. И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган рәссамhttp://www.vipkazan.ru/reviews/press/id4183/; Айдар (1957), Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган радиофизик.Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рустем Массаров. Казанская художница Рушан Якупова. ruskartina.ru Зилә Нигъмәтуллина. Рәссамның уң канаты. Мәдәни Җомга, 19.05.2023, № 19, 12-13нче бит.
Моны да карагыз
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары