Борынгы көнчыгыш славян теле яки борынгы рус теле — көнчыгыш славяннар теле, якынча VII—VIII гасырдан XIV—XV гасырга кадәр, ягъни борынгы рус этник берләшмәсе теле аның барлыкка килү, берләшү һәм таркалу чорында кулланылган. Беларус, рус һәм украин телләренең уртак чыгыш теле булып тора. Борынгы рус теле тарихының шартлы башы булып русь сүзенең беренче искә алыну вакыты — безнең эраның беренче меңьеллыгы ахыры санала.

Кайбер лингвистлар «борынгы рус теле» түгел, ә славян диалектлары төркеме генә булган дип саный.

Искәрмәләр

Төркем:Көнчыгыш славян телләре Төркем:Урта гасыр телләре Төркем:Үле телләр