Мартанда (Санскрит телендә: मार्तंड, Mārtanda) — Индуизмда Адитьялар дип аталган Ведик Кояш Илаһларының сигезенчесе һәм соңгысы булып тора. Ул Адититан туганга күрә Адитья буларак мәгълүм.

Этимология «Mârtânda» теонимы «mârta» сүзенннән килеп чыккан, моның мәгънәсе «үле» яки «үсмәгән» (сүз «mri», «үләргә» сүзе үткән заман сыйфат фигыленнән «mrita») һәм «ânda», ягъни, «йомырка» яки «кош» сүзе белән бәйле. Исем үле Кояш яки офык сызыгы артына киткән Кояш өчен атама булып тора.Arctic Home in the Vedas, B G Tilak

Искә алынганы

Ригведаның 72 Гимнының 10 китабында мондый шигырь бар: 8 Восьмеро сыновей у Адити, Которые рождены из (ее) тела. С семерыми она присоединилась к богам, Мартанду отбросила прочь. С семерыми сыновьями Адити Присоединилась к первому поколению. К потомству, как и к смерти, Она снова привела Мартанду. Башта Адитиның бары тик җиде угылы булган, әмма соңрак ул Мартанда дигән сигезенче улын тудырган. Гәрчә Ригведаның башка гимннарында ул башка Адитьялар белән Сурьяның формасы буларак искә алынса да, өстә китерелгән шигырьдән аңлашылганча Адити аннан баш тарткан.

Тайттирия Араньякада шулай дип әйтелгән:

Tat parâ Mârtândam â abharat (Ул Мартанданы тумышка һәм үлемгә алып куйган)

Башка урында Араньяка Адитиның сигез улларының исемнәрен атый: Митра, Варуна, Дхатри, Арьяман, Амша, Бхага, Индра һәм Вивасват. Әмма ул сигез улларның кайсысы Мартандага тәңгәл икәне тәгаенләнми.The Taittirîya Aranyaka, I, 13, 2-3

Ведадан соң чорда Адитьялар саны уникегә кадәр арткач, канонга Вивасват исеме өстәлгән булган. Вивасват һәм Мартанда еш тәңгәл китерелә.

Җамму һәм Кашмирда Анантнагда Мартанд Кояш Храмы Мартандага багышланган. Хәзерге заманда храм хәрабәләрдә ята һәм анда Мартандага бүтән табынмыйлар. Храмның хәзерге заман алыштырмасы булып Мартанд Тирт атамасы астында янәшә урнашкан комплекс булып тора.

«Адипарва»да Мартанда — Яма Раджның улы һәм "Кояш улы" дип аталган Мануның әтисе. Традицион рәвештә Ману Вивасватның яки Сурьяның улы дип санала.

Шулай ук карарга мөмкин

Һинд дине Илаһлары

Киңәшләр

Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине Илаһлары Төркем:Илаһлар Төркем:Сурьяга табыну