Матия Блейц (слов. Matija Blejc; 24 февраль, 1914 — 24 декабрь, 1942) — словен партизаны, Югославиянең халык азатлык көрәшендә катнашучы. Үлгәннән соң Югославиянең халык герое исеме белән бүләкләнгән. Партизаннар арасында «Матевж» псевдонимы белән билгеле була.

Биографиясе 1914 елның 24 февралендә туган. Сугышка кадәр остаханәдә тегүче ярдәмчесе булып эшләгән, алдынгы эшчеләр хәрәкәтендә торган. Германиянең Югославияга һөҗүм итүеннән һәм киләсе басып алуыннан соң партизаннар хәрәкәтенә кушыла һәм Камниктан партизан батальонының Менгеш-Морава ротасы белән җитәкчелек итә. Шул ук елда Словения коммунистлар партиясенә кабул ителә. 1942 елның язында Словениянең Крайна өлкәсендә иң билгеле партизан отрядлары булган Камник батальонын җитәкли. 1942 елның 24 декабрендә Коставш тавында камауда калган урыннан чыкканда һәлак була. Югославиянең халык герое исеменә үлгәннән соң 1953 елның 22 июлендә лаек була.

Искәрмәләр

Әдәбият Enciklopedija Slovenije; knjiga 1, Mladinska knjiga, Ljubljana, 1987

Төркем:1942 елда вафатлар Төркем:24 декабрь көнне вафатлар Төркем:1914 елда туганнар Төркем:24 февраль көнне туганнар Төркем:Словения коммунистлары