Рөстәм Асаев, Рөстәм Мәҗит улы Асаев (1977 елның 20 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Болышлы) ― җырчы (бас), Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты (2006 елдан). Башкортстанның атказанган (2021), Татарстанның атказанган һәм халык (2022) артисты, Россия һәм төбәк җыр конкурслары лауреаты. Рустем Асаев: «В будущее смотрю с оптимизмом». Республика Татарстан, 25.11.2006

Тәрҗемәи хәле

1977 елның 20 сентябрендә Рустем Асаев ВКонтакте БАССР Благовар районы Болышлы авылында күп балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Мәҗит авылда шофер булып эшләгән, колхоз рәисен йөрткән, соңрак авылларында мулла булган. Әнисе Рәмзилә склад мөдире булып эшләгән. Ир һәм кыз туганнары бар. Рөстәм Асаев: «Яратам, дип әйтә белмим икән...» Шәһри Казан, 3.04.2019

Рөстәм 5 яшьтән үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнсә дә, балачактан артист булырга хыялланмаган. Мәктәптәге татар теле укытучысы үзешчән сәнгатькә тартып керткән. 9 класстан соң Чишмә эшчеләр бистәсендәге СПТУ-48дә бер-ике көн укыган. Габдерәхим. Рөстәм Асаев: Кызым миңа «әти» дими... Акчарлак, 14.04.2016 Унберенче класстан соң, авылдаш егетләре чакыруы буенча, Уфа сәнгать училищесына баянчы булырга укырга кергән, әмма әлеге уку йорты укытучысы тәкъдиме белән вокал факультетына күчеп, 4 елдан аны тәмамлаган (1998). 2003 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (2003―2015 елларда академия) тәмамлаган.

2002―2006 елларда Уфада опера һәм балет театрында эшләгән.

Иҗатына үзгәрешләр кертәсе килеп, 2006 елның маенда Казанга килгән, Казан дәүләт консерваториясе аспирантурасына укырга кергән (профессор Юрий Владимирович Борисенко классы), кандидатлык диссертациясе язган.

2006 елда, Казанга килү белән, «Казан нуры» оркестры белән Рөстәм Яхинның «Киек казлар китә» җырын башкарып күрсәтеп, Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнашкан. Рустем Асаев / Казанская городская филармония. Вокалисты. kazanfil.ru

Параллель рәвештә, 2016 елга кадәр Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясенә солист итеп эшкә алынган. Төрле шәһәрләрдә, шулай ук чит илләрдә (Португалия, Таиланд һ. б.) әлеге опера студиясе солистлары, ш. и. Филүс Каһиров, Рүзил Гатин, Артур Исламов һ. б. белән гастрольләрдә йөргән.

Музыкаль альбомнарында рус, татар һәм итальян телләрендәге композицияләр урын алган. Эстрадада Уфаның «Шәрекъ» радиосы оештырган концертларда баянчы Айнур Фатыйхов белән «Гармун моңы», «Ак болытлар» (Илдар Юзиев сүзләренә) җырлары белән танылу алган. Репертуарында шулай ук композиторлар Рөстәм Яхин, Рим Хәсәнов романслары, Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазин, Нур Даутов, Реваль Хисмәтуллин һ. б. көйязарларның җырлары урын алган. Рузилә Мөхәммәтова. Рөстәм Асаев: «Булган тавышымның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам». Интертат, 19.08.2020

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 – «Иртыш моңы» конкурсы (Казакъстан) ― беренче урын Татарстанның атказанган артисты 2021 – Башкортстанның атказанган артисты 2022 – Татарстанның халык артисты Айсылу Хасанова. Популярный певец Рустам Асаев удостоился высокого звания. Благоварские вести, 29.04.2022 Россия һәм төбәк җыр конкурслары лауреаты

Гаилә хәле Беренче никахы Лилия Биктимерова (җырчы, Башкортстанның атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты. Кызлары Гөлназ Асаева (1998 елгы), эстрада җырчысы.Гөлгенә Шиһапова. Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимирова: «Безнең кияү дә «бай» хәзер». Ватаным Татарстан, 23.07.2023 2008 елдан икенче никахы Айгөл (Благовар районынынан), балалар бакчасында тәрбияче, балалары Мөслим, Әминә, Хәбил. Рөстәм Асаев улына исемне кем хөрмәтенә кушкан? Tatar Today, 09.07.2021

Искәрмәләр

Сылтамалар

Фәния Лотфуллина. Рөстәм Асаев белән интервью (49:57). Татарстан дулкынында, 18.03.2020 Рөстәм Асаев башкаруында җырлар

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Баслар Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт опера һәм балет театры җырчылары Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:Шәхесләр:Казан дәүләт консерваториясе