Ислам Әхмәтҗанов, Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов (1948 елның 15 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Норлат) – журналист, СССР Журналистлар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы. «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире (1978―1982), Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры (1992―1999). Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), тарих фәннәре кандидаты (1999). КФУ доценты. 2009―2014 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.Ахметзянов Ислам Галиахметович. Государственный Совет Республики Татарстан, официальный сайт

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 15 апрелендә Татарстан АССР Буа районы Норлат авылында туган. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «журналист-политолог» белгечлеге буенча (1972), Ленинград югары партия мәктәбен (1986) тәмамлаган. Төрек, француз телләрен белә.Ахметзянов Ислам Галиахметович. VIPERSON< 1999 елда Казанда «Җәмгыятьне демократияләштерү шартларында Татарстанның вакытлы матбугатын үстерү, 1990-1997 еллар» () темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе академик Индус Ризак улы Таһиров).

Хезмәт юлы 1972―1978 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында эшли.

1978―1982 елларда ― «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире.

1982―1983 елларда ― ТАССР авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитетының бүлек мөдире.

1983―1989 елларда ― «Социалистик Татарстан» газетасында үзхәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы секретарь.

1990―1992 елларда ― «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррир урынбасары.

1992―1999 елларда ― Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры.

1999―2009 елларда ― «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының директоры (2000―2009 елларда генераль директоры).

2009―2012 елларда ― «Татмедиа» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел–Пресс «полиграфия–нәшрият комплексы генераль директоры (бер үк вакытта).

2012 елдан ― «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе.

Фәнни эшчәнлеге Публикацияләренең тематикасы – Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү, журналистика проблемалары, татар теленең торышы. Ахметзянов Ислам Галиахметович. Татар онлайн энциклопедиясе

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге 2009 елның мартыннан 2014 елның сентябренә кадәр — IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының бертөрлелеген билгеләү буенча комиссиясе әгъзасы. «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы. Ахметзянов Ислам Галиахметович экс-гендиректор «Идел-Пресс». Бизнес-Онлайн

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 – Хөсәен Ямашев исемендәге премия 1988 – Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре 1991 – СССР Журналистлар берлеге премиясе Татарстан Республикасының Мактау грамотасы 2003 – II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2023 – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале – Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен https://rt-online.ru/priznanie-zaslug-982/ Признание заслуг. Республика Татарстан (газета) Республика Татарстан, 17.04.2023

Гаилә хәле Өйләнгән, кызы бар.

Китаплары Мамадыш ― яңарышта. Казан, 1989. Буа ягым – Тау ягым. Буинские просторы. Казан, 2000. Туган туфрак кадере (автордаш). Казан, 2003. Свобода доступа к информации // Татарстанская модель: Мифы и реальность. Казан, 1997. Сабантуй (автордаш). Казан, 2006.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ахметзянов Ислам Галиахметович. Татарская энциклопедия TATARICA Ахметзянов Ислам Галиахметович. Бывшие руководители отрасли Татмедиа Ахметзянов Ислам Галиахметович. Милләттәшләр Ахметзянов Ислам Галиахметович. Чикләрсез татарлар

Моны да карагыз

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Хөсәен Ямашев премиясе лауреатлары Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары