Эрбетче (эрбет чыпчыгы, ) — карга кошлар гаиләлегеннән эрбетчеләр ыругының кошы.

Тышкы кыяфәт Чәүкәдән аз гына кечерәк. Гәүдә озынлыгы 30–35 см, койрыгы — 11 см, авырлыгы 125–190 г. Куе көрән төстә, баш һәм муен артын исәпләмәгәндә, бөтен җирендә зур-зур таплары бар. Койрык асты ак, койрык каурыйларының (ике урта каурыйны исәпләмәгәндә) очлары ак. Теше иркәктән аз аерыла: ул ачыграк төстә һәм ак таплар азрак беленеп тора.

Таралган җир Аурупа һәм Азия тайга урманнарында Скандинавия һәм Альп тауларыннан Камчатка, Курил утраулары, Диңгез буе, Япония һәм Кытайга кадәр таралган. Татарстанда сирәк очрый. Эрбетче Себердә эрбетне бердәнбер масса-күләм таратучы булып тора.

Туклану Күбесенчә пешкән эрбет чикләвекләре белән туклана. Өстәвенә имән һәм бук чикләвекләре, чыршы һәм нарат орлыклары, җиләкләр һәм бөҗәкләр белән туклана.

Үрчү Бу кошлар тик иң куе һәм кара урманнарда оялыйлар. Апрель яисә мартта теше 3–4 озынча аксыл яшел күкәй сала. Күкәйләрдә тик теше утыра, иркәк аны ашата.

Төркем:Эрбетчеләр