Фирәнгиз Аббасмирзә кызы Шәрифова (; 1924 елның 6 феврале, Бакы — 2014 елның 20 феврале, шунда ук) — азәрбайҗан һәм совет театр һәм кино актрисасы, җырчы (сопрано). Азәрбайҗан ССР халык артисты (1969).
Тормыш юлы Фирәнгиз Шәрифова 1924 елның 6 февралендә Бакыда артистлар гаиләсендә туа: әтисе — Аббас-Мирзә Шәрифзадә, танылган театр актёры һәм режиссёр, әнисе — Мәрзия Давытова, театр һәм кино актрисасы, ССРБ халык артисты.
Сәхнәдә алты яшеннән чыгыш ясый башлый. Хореография училищесында укый. Аннары Гозәир Хаҗибәков киңәше буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясенең (хәзерге — Бакы музыка академиясе) вокал факультетына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң Азәрбайҗан музыкаль комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Соңрак Азәрбайҗан дәүләт яшь тамашачы театрына күчә.
Үзенең иҗади тормышында актриса күп кенә театр образларында чыгыш ясый. Актриса «Ни өчен яшисең?», «Ак дөя» һәм «Мәхмүт һәм Мәрьям» кебек спектакльләрдә, Азәрбайҗанның халык язучысы Эльчин Әфәндиевның һәм башкаларның романнары буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара.
Фирәнгиз Шәрифова шулай ук дубляж актрисасы.
Оныгы — Эльдар Касыймов, җырчы, актёр, Евровидение-2011 җыр конкурсында җиңүче.
2014 елның 20 февралендә вафат була. Бакыда Почётлы җирләү аллеясында җирләнгән.
Бүләкләр
«Дан» ордены (Азәрбайҗан) (2011) Азәрбайҗан ССР халык артисты (1969) Азәрбайҗан ССР атказанган артисты (1960) Азәрбайҗан Республикасының Мактау грамотасы (1991) Алтын дәрвиш (1992)
Театрдагы рольләр
Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» — Гөлчәһрә Имре Кальман «Баядера» — Баядера «Кето и Котэ» — Кето Сәид Рөстәмовның «Дурна» — Дурна
Кинодагы рольләр
1971 — «Иң мөһим интервью» () 1977 — «Гариб джинннар илендә» () — Түкәз 1978 — «Бер гаилә өчен дача йорты» () — әни 1981 — «Гозәир тормышы» () — Зәрдәби хатыны 1978 — «Ябалак очып килгән» () 1984 — «Көмеш күл легендасы» () — Фатма-ханым 1986 — «Җәйге көннәрнең яфраклары» () — Гүллү 1986 — «Махсус шартлар» () — Хәлидә әнисе 1989 — «Күрше яхшы булса…» () 1990 — «Үлем җәзасы көне» ()
Искәрмәләр
Сылтамалар
Фирангиз Шарифову аплодисментами проводили в последний путь
Төркем:Азәрбайҗан ССР халык артистлары Төркем:Азәрбайҗан кино актрисалары Төркем:Азәрбайҗан театр актрисалары Төркем:«Алтын дәрвиш» премиясе лауреатлары Төркем:Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Азәрбайҗан актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Бакыда вафатлар Төркем:2014 елда вафатлар Төркем:20 февраль көнне вафатлар Төркем:Бакыда туганнар Төркем:1924 елда туганнар Төркем:6 февраль көнне туганнар