XII (уникенче) гасыр — 1101 елдан 1200 елга кадәр дәвам иткән гасыр.
Вакыйгалар Русь 1103 — Владимир белән Святополк Кыпчакларга каршы күп походлар оештыралар (1103—1120 елларда). 1107 — Идел болгарлары Сүздәлне басып алганнар. 1132 елда, Мстислав - Владимир кенәзе үлгәннән соң, Русь берничә кенәзлегенә таркала: Новгород кенәзлеге, Владимир-Сүздәл кенәзлеге, Галич-Волын кенәзлеге, Чернигов кенәзлеге, Рязань кенәзлеге, Полоцк кенәзлеге, Смоленск кенәзлеге, һ.б.
XII гасыр Төньяк-көнбатыш Русьтә XII гасырдан Владимир-Сүздәл кенәзлеге күтәрелә, аның хакимнәре (Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя), Киев өчен көрәшеп, үз төп резиденцияне Владимирда калдыралар; нәтиҗәсендә, Владимир яңа гомум Русь үзәге була. Иң куәтле кенәзлекләр шулай ук Чернигов, Смоленск һәм Галич-Волын кенәзлекләре булганнар. XII гасырдан Смоленск - кенәзлек үзәге булып торган. XII гасырда Новгород җирләре алпар-тәречеләр һәм шведлар белән берничә кораллы низагларда катнашканнар.
Туулар
Шулай ук кара
*