Казан Суворов хәрби училищесы () — Казан шәһәрендә урнашкан хәрби белем бирү оешмасы (Суворов училищесы). Тарих 1944 елның 20 июньдә Идел буе хәрби округының гаскәрләре сәргаскәренең командующийның Казан Суворов хәрби училищесынең оештыру турында күрсәтмәсе чыга.

Төзелеше идарә; алты рота суворовчылар 9 аерым фән (рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм география, математика һәм информатика, физика һәм астрономия, химия һәм биология, чит ил теле, музыка, җырлау һәм бию, хәрби фәннәр, физик хәзерләнү) тәэмин итү бүлекчәләре Кызыклы фактлар Казан Суворов хәрби бинасында 1848-1918 елларда затлы кызлар институты урнашкан. 80 ел эшләү дәверендә Казан Суворов училищесын 12 меңнән артык курсант тәмамлаган. Казан Суворов училищесы тарихында 42 чыгарылыш укучысы генерал исемен алган, 11е академик булган, 9 кеше Россия Герое, ә берсе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Йөзләгән чыгарылыш укучылары фән докторы һәм кандидат дәрәҗәсенә ирешкән. Моннан тыш, элеккеге суворовчылар арасында дәүләт эшлеклеләре һәм Олимпия чемпионнары барКазан Суворов училищесын юбилейда Мактау ордены белән бүләкләделәр. Татар-информ, 6.09.2024 Бүләкләре 2024 ― (Россия) Училищены тәмамлаучылар Моны да карагыз::Төркем:Казан Суворов укуханәсен тәмамлаучылар Антон Грунис Сергей Севрюков

Моны да карагыз ЭЭМ Алабуга Суворов хәрби училищесы Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Рәсми сайт Казан Суворов хәрби училищесы «Россия Кадетлары» сайтында

Төркем:Казан хәрби уку йортлары Төркем:Суворов училищелары Төркем:Почет ордены белән бүләкләнгән оешмалар