Коперниций (, , Cn; элегрәк унунбий (, Uub) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 12 төркем элементы. Тәртип номеры - 112. Билгеле изотопларыннан иң тотрыклы төше 285Cn, 112 протоннан, 173 нейтроннан тора һәм ярым таркалу периоды 34 секунд тирәсе тәшкил итә, бу нуклидның атом массасы 285,177(4) а. 285,177(4) а. 285,177(4) а. тигез. Ул да цинк, кадмий һәм терекөмеш кергән химик төркемгә карый.
Символы Коперниций элементының символы - Cn (Коперниций дип укыла).
Тарихы Коперниций беренче тапкыр 1996 елның 9 февралендә Германиядә Нармштадт каласында Авыр ионнар институтында синтезланган () .
Коперницийның авырырак изотоплары соңрак (2000 һәм 2004 елларда) Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтында (Дубна, Рәсәй) флеровий изотоплары таркалганда барлыкка килгән матдәләр буларак алына.
112-енче элементның ачылуы 2009 елның маенда — ASAP Articles Халыкара теоретик һәм гамәли химия союзы тарафыннан таныла, шуннан соң аның исемен раслау процессы башлана.
Исеме GSI галимнары 112-енче элемент өчен Николай Коперник хөрмәтенә Copernicium (Cn) исемен тәкъдим итә. 2010 елның 19 февралендә, Коперникның туган көнендә, ИЮПАК элементның исемен рәсми рәвештә раслыйТяжёлый 112-й элемент, синтезированный учёными, назван «коперникий» // Сообщение РИА Новости от 19 февраля 2010 года..У 112-го элемента появилось официальное название Киң мәглүмат чараларында элемент "коперниций" (урыс телендәге юрама) дип тә, "коперникий" дип тә атала.
Билгеле изотоплары Изотоп Масса Ярым таркалу вакытыNudat 2.5 Таркалу тибы 282Cn 282 0,50 (+0,33 — −0,1) мс үзе таркалу 283Cn 283 4,0 (+1,3 — −0,7) с α-таркалу 279Ds (99 % -тан да ким түгел), үзе таркалу 284Cn 284 101 (+41 — −22) мс үзе таркалу 285Cn 285 30 (+30 — −10) с α-таркалу 281Ds
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Төркем:Химик элементлар