Таллий (, Tl) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 81. Авыр металлар төркеменә карый. Гади матдә таллий — йомшак, бик агулы, көмешсу-ак төс белән көрәнсу-зәңгәррәк төсмерле металл.
Символы Таллий элементының символы — Tl (Таллий дип укыла).
Тарихы Таллийны 1861 елда инглиз галиме Уильям Крукс Гарц тау массивларында урнашкан Абберод каласы янындагы күкерт кислотасы заводының кургаш камераларында калган шламны спектраль ысул белән тикшереп ача.
1862 елда металлик таллий Уильям Крукс һәм француз химигы Клод-Огюст Лами тарафыннан да мөстәкыйль эзләнгәндә табылаCrookes, William (March 30, 1861) "On the existence of a new element, probably of the sulphur group, " Chemical News, vol. 3, pp. 193—194; reprinted in: ;.
Табигатьтә Таллий — таркау элемент. Сфалерит, цинк, бакыр һәм тимер колчеданы, калий тозы һәм слюдаларда була. Таллий — авыр металл. Аның җиде генә минералы билгеле (круксит (Cu, Tl, Ag)2Se, лорандит TlAsS2, врбаит Tl4Hg3Sb2As8S20, гутчинсонит (Pb, Tl)S • Ag2S • 5As2S5, авиценнит Tl2O3), аларның барысы да бик сирәк очрый. Төп массасы сульфидлар, иң әүвәл — тимер дисульфиды белән бәйле.
Таллийның уртача нисбәте (авырлыгы буенча):
Җир кабыгында 4,5 %; ультранигез 10−6 % токымнарда; төп токымнарда 2 %; диңгез суында 10−9 %.
Искәрмәләр
Әдәбият Таллий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар Таллий//Большая российская энциклопедия Таллий (неопр.). Популярная библиотека химических элементов. Дата обращения 20 августа 2013. Таллий (неопр.) (20 ноября 2006). — News.ru. Дата обращения 20 августа 2013.
Төркем:Химик элементлар