Сергей Скоморохов, Сергей Геннадий улы Скоморохов (, 1952 елның 25 апреле, СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Сарытау) ― театр-декорация сәнгате рәссамы, рәссам-сценограф, 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, 1984-1994 елларда Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Татарстан Республикасының Муса Җәлил (1989), Дамир Сираҗиев (2004), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт (2010) һәм Марсель Сәлимҗанов (2025) премияләре лауреаты, Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2012) рәссамы. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987 елдан). Сергей Геннадьевич Скоморохов - биография. Артхив
Тәрҗемәи хәле 1952 елның 25 апрелендә Сарытауда рәссам Геннадий Николаевич Скоморохов (1925―1975) гаиләсендә туган.Мы из сказочного мира. «Рязанские ведомости», 22.10.2022 Казан ― әнисе ягыннан бабасының ватаны.Айсылу Кадырова. Сергей Скоморохов: я уже давно себя татарином ощущаю. «Вечерняя Казань», 04.02.2013 Дондагы Ростовта М. Б. Греков исемендәге сәнгать училищесын (1972), М. Горький исемендәге СССР МХАТы каршындагы МХАТ мәктәп-студиясен (1977) тәмамлаган. Амурдагы Комсомольск (1975 елда Мәскәүдән производство практикасына килә, шәһәр драма театрында беренче бизәгән спектакле «Просто ужас»Анна Тарлецкая. Сергей Скоморохов: «Театральные художники – люди, которые не наигрались». «Реальное время», 23.04.2022, Хабаровск, Чита, Тверь, Тула, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола театрларында, Ремшайд (Алмания) театрында «Жуан йорты» һәм Әнкарада (Төркия) «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен бизәгән.Татьяна Лескова. ТОП 50: Сергей Скоморохов. Sobaka.ru, 7.12.2017
1984-1994 елларда ― Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы. 1995 елдан – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы. С. Скомороховның Татар академия театрында сценографик дебюты (1989 елда) Чыңгыз Айтматов буенча легендар «Плаха» спектакле була.
Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында студентлар белән шөгыльләнә . «Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше», «Театр макеты», уку практикасы дисциплиналарыннан укыта, беренче квалификация категорияле укытучы. Скоморохов Сергей Геннадьевич. Казан сынлы сәнгать укуханәсе рәсми сайты
Шәхси күргәзмәләре 2013 елда 60 яшенә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Сценография» күргәзмәсе «Сценография». Выставка С. Г. Скоморохова. Art16.ru; 2017 елда Казанның Әсгать Мәҗитов музеенда «Театр. Скоморохов» күргәзмәсе Айсылу Хафизова. Выставка «Театр. Скоморохов» открывается в музее Мазитова. Татар-информ, 12.05.2017; 2022 елда 70 яшенә Камал театры фойесында «Пролог» исемле шәхси күргәзмәсен оештыра.
Бизәгән спектакльләре С. Скоморохов спектакльләрне төрле стильдә бизи – метафорик минимализмнан персонажларның көнкүреш мохитен җентекләп кабатлауга кадәр, әмма аның барлык әсәрләренә пьесаны һәм тарихи контекстны җентекләп өйрәнү, шулай ук режиссер концепциясенең киңлек-колористик мәгънәсен аеру хас. Русский художник с «татарской» биографией. «Республика Татарстан» Ике йөз алтмыштан артык спектакль бизәгән. Камал театры Ч. Айтматов «Ахырзаман» (1989); Г. Исхакый «Зөләйха» (1994); Лопе де Вега «Биюче», Т. Миңнуллин «Җанкисәккәем» (1995); Т. Миңнуллин «Илгизәр + Вера» (2000); Т. Миңнуллин «Шулай булды шул» «Галиябану, сылуым иркәм» (2005); Н. Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» Г. Камал «Каениш, көндәш һәм башкалар» (1996); Эдуардо де Филиппо «Гаугалы гаилә» (1999); Г. Хугаев «Кара чикмән» (2003); К.Тинчурин «Казан сөлгесе» (2004); М. Галәү «Мөһаҗирләр» һ. б. Скоморохов Сергей Геннадьевич - Известные люди нашего города. Моя Казань.
Тинчурин театры М. Фәйзи «Галиябану» (1989); Н. Гаетбай «Әстәгъфирулла» (1991) һ. б. Әтнә театры М. Әмир «Миңлекамал» (2013)
Фильмография 2005 ― «Зөләйха» (режиссер Рамил Төхвәтуллин; Казан кинохроника студиясе, «Рамай» студиясе) ― рәссам. Зулейха (2005) - информация о фильме. Кино-Театр.Ру
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (1989), Дамир Сираҗиев исемендәге премия (2004), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009) – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектаклен бизәгән өчен Скоморохов Сергей Геннадьевич – театр-декорация сәнгате рәссамы. Габдулла Тукайга багышланган сайт, Татарстанның халык рәссамы (2003), Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2012)РФ Президентының 2012 елның 30 июнендәге 925 номерлы Указы, Россия Рәссамнар берлегенең югары бүләге – «Рухилык. Традиция. Осталык» алтын медале (2019) Сергей Скоморохов награжден высшей наградой художников России. tatpressa.ru, 18.01.2019, «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022) Список деятелей культуры и искусства Республики Татарстан, награжденных государственными наградами. Министерство культуры Республики Татарстан 2024 ― ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Путин Татарстан театрлары директорын һәм баш рәссамын бүләкләде. Татар-информ, 8.12.2024 2025 ― Марсель Сәлимҗанов премиясе ― Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен''Рузилә Мөхәммәтова. Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Татар-информ, 8.11.2025
Гаиләсе Хатыны математик, программист, милләте буенча латыш, балалары Ригада туган. Олы улы Геннадий, ГИТИСның сценография факультетын тәмамлаган театр рәссамы, аның хатыны Надежда (Чехович) шулай ук ГИТИС тәмамлаган, кызлары Варвара (2020 елгы). Кече улы Юрий – китап бизәүче рәссам-график.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Скоморохов Сергей Геннадьевич. Камал театры рәсми сайты Скоморохов Сергей Геннадьевич. Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы рәсми сайты
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Театр рәссамнары Төркем:МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган рәссамнары Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Шәхесләр:Казан Зур театры Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены кавалерлары Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары