thumb|250px|right|Юбилей аркасы — район символы Казанның Киров районы () — шәһәрнең көнбатыш өлешен биләп торучы Казан районы. География Шәһәрнең үзәк өлеше буенча чик Идел һәм Казансу елгалары буенча үтә, көнчыгышта һәм төньякта Мәскәү районы белән чиктәш, көнбатышта — Татарстанның Яшел Үзән районы белән.

Районга шулай ук Юдино поселогы, һәм тагын 10 поселок керә: Залесный, Яңа Юдино (Беляевский), Займище, Хуҗәмәт, Красная Горка, Яңа Аракчино, Калинин, Иске Аракчино, Игумново-Лагерная, Лебяжье. Районның зур өлешен Казандагы иң эре урман зонасы һәм сәнәгый зона алып тора. Тарих 1920 елда Адмиралтейский һәм Ягодный бистәләрен Казансу артындагы поселоклар белән кушу нәтиҗәсендә Объединённо-Слободской район барлыкка китерелә, 1925 елда ул Зареченский дип үзгәртелә, 1928 елдан — Пролетарский. 1934 елда Пролетарский районыннан Ленин районын аерып чыгаралар. 1935 елда Пролетарский район Киров районы дип атала башлый.Казанның Киров районы

Киров районы җитәкчеләре ... 1965―1968 ― Индус Зарифулла улы Фәтхуллин (1933―1993) ― район башкарма комитеты рәисе; ... 1985—1985 ― Геннадий Иванович Зерцалов (26.05.1947) ― район башкарма комитеты рәисе; 1985—1987 — Николай Васильевич Мачтаков (14.05.1941) ― район башкарма комитеты рәисе; 1987—1989 — Владимир Егорович Селиванов (02.09.1947) ― район башкарма комитеты рәисе; 1989—1998 — Владимир Геннадьевич Соловьев (29.08.1954) ― район башкарма комитеты рәисе, администрация башлыгы; 1998—2006 — Александр Георгиевич Барышев (19.10.1954) — администрация башлыгы; 2006—2007 — Александр Евгеньевич Сергеев (26.05.1966) — администрация башлыгы; 2007—2009 — Айрат Рәфкать улы Нуретдинов (11.11.1971) — администрация башлыгы; 2009—2016 — Дамир Илдус улы Фәттахов (11.10.1979) — администрация башлыгы; 2016 ―  — Сергей Александрович Миронов (1.07.1983) — администрация башлыгы.

Моны да карагыз Киров районы урамнары Алафузов урамы Адмиралтейство урамы

Сылтамалар

Төркем:Казан районнары