«Юлчы» ― Киров өлкәсе Малмыж районы Калинино авылында 2022 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ачылган.
Тарих Киров өлкәсе Малмыж районының Р169 (Киров — Малмыж — Нократ Аланы) трассасында урнашкан Калинино авылында Калинино — Вики-Поляны әлегә кадәр намаз уку өчен урын булмаган, юлчыларга намаз уку өчен 1997 елда ачылган ягулык салу станциясе янәшәсендәге 2003 елда ачылган кунакханәдә бер бүлмә генә булган. 2022 елда әлеге станция, кунакханә һәм юл өстендәге хәләл кафеның хуҗасы Илдар хаҗи Гомәров (2011 елда хаҗга барган) башлангычы, Малмыж районы башлыгы Эдуард Леонидович Симоновның Биография главы района. Администрация Малмыжского района ризалыгы, Киров өлкәсендә күперләр төзү белән шөгыльләнүче эшмәкәр ― төп иганәче Газинур Кильмакаев тырышлыгы белән өч айда мәчет бинасы сафка баса. Гыйбадәтханәне төзүдә авыл халкы да, иганәчеләр дә ярдәм иткән.Гөлүзә Ибраһимова. Киров өлкәсендә юл буенда беренче намаз уку урыны - «Юлчы» мәчете ачылды. Татар-информ, 10.11.2022
Мәчет юл буендагы кунакханә карамагында. «Юлчы» ― зур мәчет түгел, монда җомга намазлары үткәрелми. Юлдагы кешеләр өчен барлык уңайлыклар бар.
2022 елның 10 ноябрендә узган мәчетне ачу тантанасында Россия мөфтиләр шурасы составындагы Киров өлкәсе Диния нәзарәте үзәкләшкән дини оешмасы рәисе, Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, ҮДН составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Вятка мөфтияте) рәисе мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Балтач үзәк мәчетенең имам-хатыйбы, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалы директоры Рамил хәзрәт Бикбаев, Малмыж районы администрациясе вәкилләре, мәчет имамнары һ. б. катнашкан. В Кировской области на трассе Вятские Поляны-Малмыж-Киров открылся молельный дом для путников-мусульман. Подслушано "Наше Калинино"
2010 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Калинино авылында 2560 кеше яшәгән, шуларның 35 % ы ― татарлар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Гөлүзә Ибраһимова. Киров өлкәсендә юл буенда беренче мәчет ачкан Илдар Гомәров: «Гарәфә тавында ниятләдем». Интертат, 27.11.2022 В Кировской области на трассе Вятские Поляны-Малмыж-Киров открылся молельный дом для путников-мусульман. Первый Малмыжский ВКонтакте, 10.11.2022
Төркем:2022 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Киров өлкәсе мәчетләре Төркем:Малмыж районы