Тунгус-манҗур телләре — алтай телләр гаиләсенә кергән телләр төркеме. Юкка чыгу дәрәҗәсендә, Россиядә рус теле тарафыннан, Кытайда кытай теле тарафыннан кысыла.

Тунгус-манҗур телләренә түбәндәге телләр керә: Манҗур теле Нанай теле Негидаль теле Ороч теле Орок теле Солон теле Ульч теле Удегей теле Җурҗень теле (үле) Эвенк теле Эвен теле

Тунгус-манҗур телләрендә күбесенчә өлкән буын сөйләшә. Уку йортларында укыту тиешле дәрәҗәдә алып барылмый.

Тунгус-манҗур телләрен өйрәнүдә күп көчен лингвист Валентин Аврорин куйган.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар Тунгус-манҗур телләре буенча сүзлекләр