Мәҗитов Әсгать Гариф улы театр актёры, режиссёр. ТАССРның атказанган артисты (1944)
Тәрҗемәи хәле Самара губернасы Мәләкәс районы Иске Кызылсу авылында туган. 1919 елда Самара Политбүлеге каршындагы татар труппасында эшли башлый. 1920 елда Самара татар студиясендә укый һәм, аны тәмамлагач, К.Тинчурин җитәкчелегендә Г.Кариев исемендәге Оренбург татар труппасында артист булып эшли. 1922–1924 елларда — Татар академия театрында, Әстерханда, Совкинода хезмәттә. 1931 елдан ул Казандагы Эшче театры җитәкчесе. Шул ук вакытта Ә.Мәҗит зур булмаган агитпьесалар яза. 1938 елдан — Республика күчмә театрында баш режиссер.
Ул башкарган рольләр Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) Иманкол — «Наемщик» (Т.Гыйззәт) Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
Дәрәҗәле исемнәр һәм премияләр ТАССРның атказанган артисты (1944)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Мазитов Асгат Гарифович. Татарская энциклопедия TATARICA МӘҖИТОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ (ӘСГАТЬ МӘҖИТ) Матбугат.ру
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:ТАССР атказанган артистлары