Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев (tat. lat. Mäxmüt Äxmät ulı Gäräyev ) (27 июлендә 1923, Чиләбе) – күренекле Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, отставкада армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәре докторы, профессор. Хәрби теоретик.

Тәрҗемәи хәл Мәхмүт Гәрәев татар гаиләсендә Чиләбе шәһәрендә 1923 елда туган. Аның әтисе – Әхмәт Гәрәев – эшче булып эшләгән, әнисе – Рәхимә Гәрәева Чиләбегә Уфа губернасының Салих авылыннан килеп төпләнәләр.Туган телне оныту Ватанга хыянәт итүгә тиң 1939 елда үз теләге белән Кызыл Гаскәргә киткән. Ташкәнт җәяүле гаскәр уку йортын 1941 елда тәмамлаган. 1941-1942 елларда Урта Азия хәрби округында хезмәт иткән.

Бөек Ватан сугышы 1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышында катнаша. Көнбатыш һәм Өченче Беларус фронтларында сугышкан. 1942 елда Ржев сугышында яраланган, 1944 елда башына янә яраланган.

1945 елның февралендә Ерак Көнчыгышка 5-нче армиягә җибәрелгән. 1945 елның августында Совет-Япония сугышында катнашкан. 5-нче армия эчендә Япониянең Квантун гаскәрен тар-мар итү операциясендә катнашкан.

Сугыштан соң Бөек Ватан сугышыннан соң башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1950 елда Фрунзе исемендәге Хәрби академиясен тәмамлый. 1950-1957 елларда Беларус хәрби округының штабында хезмәт итә.

1959 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. 1959 елдан танк башлыгы, Беларус хәрби округы штабының җитәкчесе.

1970-1971 елларда – Берләшкән Гарәп Җөмһүриятендә баш киңәшче булып эшли.

1971 елдан – Урал хәрби округының башлыгы.

1974 елдан – Генераль штабының Хәрби-фәнни идарәсенең җитәкчесе.

1984 елда Совет Берлеге Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесенең урынбасары.

1989 елда Әфганстаннан совет гаскәре киткәннән соң Нәҗибулла көчләренә хәрби киңәшчесе булып булышкан.

1990 елда Хәрби киңәшче. 1992 елдан отставкада.

Фәнни-хәрби эшчәнлеге 1960 еллардан Мәхмүт Гәрәев хәрби-фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. 100 фәнни хезмәт, 300 артык мәкалә языла.

1995 елдан Хәрби Фәннәр Академиясе президенты. Икенче бөтендөнья сугышы тарихын бозып күрсәтүгә каршы чыгыш ясый.

95 яшьлек юбилее 2018 — Александр Невский ордены (РФ) УКАЗ ПРЕЗИДЕНТА РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ от 06.05.2018 г. № 199 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»

Хәтер 2023 елда тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре әзерләнгән. Медальнең алгы ягында портреты сурәтләнгән, арткы ягында генерал белән бәйле өземтә китерелгән. Беренче санлы истәлек медале улы – отставкадагы генерал-майор Тимур Мәхмүт улы Гәрәевка (1961 елгы) тапшырылган. Генерал Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан чыккан беренче медаль аның улына тапшырылды. Татар-информ, 7.05.2023 2023 елның 7 июлендә Борисов шәһәрендә (Беларусия) 1960-елларда гаиләсе яшәгән Серебренников урамындагы 11нче йортта истәлек тактасы ачылган.Беларусьта Мәхмүт Гәрәевкә истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 7.07.2023 2024 елда Уфаның «Цветы Башкирии» торак комплексында урнашкан урамга исеме бирелгән. 500 метр озынлыгындагы яңа урам Академик Курчатов урамы белән кисешкән җирдә урнашканЛяйсан Закирова. В Уфе появились две новые улицы. Башинформ, 27.11.2024. 2025 елның 28 августында Казанда бюсты ачылган (бронза; скульптор Фәнил Вәлиуллин)Дмитрий Шатров. Минниханов открыл бюст генерала армии Махмута Гареева в Казани. Татар-информ, 28.08.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Биография генерала армии Махмута Гареева Махмут Гареев: избранные моменты из биографии и библиографии Видео: Интервью с Махмутом Гареевым

Моны да карагыз

Төркем:Генераллар Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Хәрби теоретиклар