Тол () – Чулман елгасының сул кушылдыгы биләмәләрендә ага.

Пермь краеның көньяк өлешендә урнашкан Уй районыда, Тол калкулыгында башланып, Барда районы һәм Оса районы буйлап ага. Воткински сусаклагычына Уса шәһәре янында суын коя. Озынлыкка 20 км һәм киңлеккә 5 км култык ясый. Гомуми озынлыгы 141 км.

Тол елгасы категориясе буенча киң тугайлы, салмак агымлы, тигез җирдән ага торган. Агымның тизлеге ачык 0,1-0,4 м/с, шарлавык җирдә – 1 м/с. Уртача авышлыгы – бер км-га 0,5 м. Барда авылы янында бер гидроголик пост эшли (1937 елдан).

Бассейн мәйданы 3 530 км2Энциклопедия Пермского Края — Тулва Тол елгасы Барда районын буеннан-буена кисеп чыккан.

Төп кушылдыклары: сул: Барда (75 км), Башап (48 км), Төнгүк, Олы Әмҗе (55 км), Кече Әмҗе (42 км), Глубокая. уң: Зур Нюню, Тунтор (53 км).

Искәрмәләр

Чыганаклар Из "Природно-ресурсного паспорта Бардымского района с элементами экологической оценки".- Пермь,1995.

Төркем:Пермь крае елгалары