Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин (1883 елның 15 декабре — 1964 елның 3 феврале) — тел белгече, мөгаллим, методист, профессор (1930), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).

Ул 1883 елның 15 декабрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Тугай авылында туа. Авыл мәдрәсәсендә сабак алгач, 1895 елда Казан шәһәрендәге Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә.

left|200px|thumb|Галим йорты 1904—1908 елларда Мамадыш өязенең Тарлау авылындагы рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшли. 1911—1919 елларда Мамадыш шәһәрендәге рус-татар мәктәбендә укыта. Ул өяздә татар мәктәпләре оештыру, аларны укытучылар һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү өчен зур хезмәт куя.

Мөхәммәтхан Фазлуллин зур гыйльми һәм фәнни-методик эш алып бара, татар теленең , пунктуациясе, методикасы мәсьәләләре буенча җитди тикшеренүләр үткәрә: «Дидактика кагыйдәләре» (1920), «Орфография нигезләре» (1930), «Дөрес язу кагыйдәләре» (1930).

left|200px|thumb|Мемориал такта Галим татар диалектларын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ул Татарстанның төрле районнарына диалектологик экспедицияләр оештыра, һәм аларга үзе җитәкчелек итә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Методическое наследие Мухаметхана Фазлуллина Милләттәшләр сайты Теория трудовой школы и гражданского воспитания в педагогическом наследии М. Фазлуллина

Моны да карагыз

Төркем:Татар теле галимнәре Төркем:Татар тел галимнәре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:ТАССР атказанган фән эшлеклеләре