Лам-анг (илокан телендә: Biag ni Lam-ang — «Лам-анг тормышы») каһарман эпосы һәм пәһлеван әкияте жанр хаисятләренә ия илокан телендә эпик шигъри әсәрСм. С. И. Яценко. Илоканский эпос «Жизнь Лам-анга»: история изучения и содержание памятника , илокларның иң мәшһүр эпосы. Ул Самтойдан, хәзерге көн Илоко төбәгеннән, төньяк Лусон эпосы. Мәдәни каһарман Лам-ангның тууы, батырлыклары, өйләнүе, үлүе һәм янә тормышка кайтуы турында сөйли. Эпосның беренче мәгълүм булган язылып куелган юрамасы, мөгаен, 1640 елда латин язмасы белән „Historia a Pacasaritaan ti Panagbiag ni Lam-ang iti Ili a Nalbuan nga Asaoa ni D.a Ines Cannoyan iti Ili a Calanutian“ атамасы астында Педро Буканег исемле тумыштан сукыр авторныкы булган. Хикәя Рамаянаның Лусон адаптациясе булып тора һәм анда Лам-Анг каһарманы турында сөйләнә. Анда испан йогынтысы сизелсә дә, ул илокларның борынгы җәмгыять структурасын һәм традицияләрен күрсәтә. Берничә юрамада мәгълүм. Әдәби корылышы Пролог: Лам-анг тууы (5–108 юллар) Әтисен эзләү (109–370 юллар) Әзерләнү (109–192 юллар) Киртә: Бурикан (193–261 юллар) Триумф (262–315 юллар) Өйгә кайту (315–370 юллар) Хатын эзләү (455–1300 юллар) Әзерләнү (455–586 юллар) Киртәләр: Сумаранг һәм Саридандан (587–724 юллар) Туй сые мәҗлесе (725–1286 юллар) Өйгә кайтуы (725–1286 юллар) Эпилог: Каһарманның үлеме һәм яңадан тормышка кайтуы (1301–1477 юллар)
Искәрмәләр
Әдәбият Hornedo, Florentino H. Panitikan: An Essay on the Philippine Ethnic Literature. Manila: Cultural Center of the Philippines, 1992
Сылтамалар «Жизнь Лам-анга» в словаре по Филиппинам Перевод «Жизни Лам-анга» на английский язык Summary in Tagalog Summary in English Bilingual (Tagalog-English) version
Төркем:Эпос Төркем:Рамаяна