Исмаил Бердиев, Исмаил Али улы Бердиев (карач.-балк. Бердилени Алиини джашы Исмаил-хаджи, 1954 елның 27 феврале, СССР, Казакъстан ССР, Сайрам районы, Аксукент ― 2024 елның 5 августы) – мөфти, Карачай-Чиркәс мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе (2003―2024). Милләте буенча – карачай.
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 27 февралендә Казакъстан ССРның Сайрам районы Аксукент авылында туган, анда әти-әнисе, башка карачайлар кебек үк, 1943 елда сөргенгә җибәрелгән (гаиләсе белән 1957 елда туган ягына кайта). Карачай-Чиркәс АССР Малокарачай районы Первомайское авылы урта мәктәбен тәмамлый. Бохарада Мир-Гарәп мәдрәсәсен һәм Ташкентта Ислам институтын тәмамлаган. Каһирәнең Әл-Әзһәр университетында (Мисыр) белем алган.
1989 елда Ставрополь крае мөселманнарының Казыяты рәисе итеп сайлана.
1991 елдан ― Карачай-Чиркәс Республикасы һәм Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.
2010 елдан ― Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе (Ставрополь крае мөселманнарының яңа Диния нәзарәте оештырыла).
2003 елда Мәскәүдә узган Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге утырышында аның яңа рәисе итеп сайлана.
2004 елдан – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасыРаспоряжение Президента Российской Федерации от 7 февраля 2004 года № 47-рп «О Совете по взаимодействию с религиозными объединениями при Президенте Российской Федерации».
2016 елның августында мәҗбүри хатын-кызлар сөннәте турында «шаяртып» әйткән сүзләре Интернетта гауга тудыра, шуның өчен антипремиягә лаек була һәм «Ел сексисты» исеме биреләСексист года — 2016.
2024 елның 5 августында 71нче яшендә вафатВероника Ушинская. Умер муфтий Исмаил Бердиев. KP.RU, 6.08.2024. Гаиләсе Өйләнгән, ике кызы бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004 – Дуслык ордены (РФ) – рухи мәдәниятне үстерүдә һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өченУказ Президента Российской Федерации от 11 августа 2004 года № 1054 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2016 – Почет ордены (РФ) – рухи һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертүе, актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен 2019 – Дуслык ордены (Азәрбайҗан) – Азәрбайҗан һәм Россия халыклары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өченРаспоряжение Президента Азербайджанской Республики о награждении И. А. Бердиева орденом «Достлуг» от 28 февраля 2019 года 2008 – Кадыйров ордены (Чечня) – Төньяк Кавказ территориясендә дәүләтчелекне үстерү, тынычлык, дуслык һәм конфессияләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына ярдәм итүче эшчәнлек өчен
Искәрмәләр
Сылтамалар Биография на сайте Islamrf.ru Биография на сайте Lobbying.ru Муфтий Бердиев передумал обрезать всех женщин
Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Ташкент ислам институтын тәмамлаучылар Төркем:Әл-Әзһар университетын тәмамлаучылар Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Әхмәт Кадыйров исемендәге орден кавалерлары Төркем:Шәхесләр:Карачай-Чиркәсия