Төрекмәнстан мөфтияте (), шулай ук Төрекмәнстан мөселманнарның Диния нәзарәте ― идарә итүче үзәкләштерелгән ярымдәүләти ислам дини оешмасы. Мөфтияткә Төрекмәнстан мөселманнары белән идарә итү һәм ислам дине белән бәйле чараларны оештыру йөкләнә. Штаб-фатиры ил башкаласы Ашхабад шәһәрендә урнашкан. Илнең 5 өлкәсендә бүлекчәләре бар. Төрекмәнстан Диния нәзарәте рәисе «Баш мөфти» титулын йөртми, «мөфти» дип йөртелә. 2010 елга мөфтият карамагында 398 мәчет булган Госдепу США, по-прежнему, неизвестен уровень активных верующих в Туркмении. ИА REGNUM, 18.12.2010.

Тарих СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аннан аерылып чыга һәм элеккеге союздаш республикалар үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра.

1991 елның октябрендә Төрекмәнстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Төрекмәнстан ССР өчен җавап бирүче казыят Төрекмәнстан мөфтияте итеп үзгәртелә.

Мөфтиятнең югары органы идарә дип атала. Мөфтинең урынбасарлары булып 5 вилаятьнең баш имамнары тора. Ил мөфтиенең хокукый статусы билгеләнмәгән. 2009 елдан башлап мөфтияттә имамнарны ротацияләү принцибы кулланыла, аның нигезендә вилаятьләрнең баш имамнары даими рәвештә урыннары белән алышына, аларның берсе Төрекмәнстан мөфтие итеп сайлана. Мөфти идарә әгъзалары җыелышында сайланырга тиеш. Илнең чираттагы мөфтие сайлану турындагы карар, гадәттәгечә, руханилар катнашкан, составы билгесез булган, Төркмәнстан Президенты рәислегендә узучы киңәшмәләрдә игълан ителә.

2015 елда әлеге советны бетергәнчегә кадәр, ил мөфтие Төркмәнстан Президенты каршындагы Дин эшләре буенча Совет рәисе урынбасары булып торган.

Төрекмәнстанда 2002 елда ислам уку йортлары ябылган, хәзер илдә бер генә ислам уку йорты да юк. Төрекмәнстан мөфтияте экспертлар һәм күзәтүчеләр тарафыннан ил хакимиятенә абсолют буйсынган, аның контролендә булган оешма булуы өчен тәнкыйтьләнә. Төрекмәнстан мөфтияте бөтен ил буенча барлык Ислам эшчәнлеген монополияләштергән һәм илдә гомуми кабул ителгән Ислам догмалары һәм кагыйдәләре белән килешмәгән дин тотучыларны эзәрлекләү буенча саклану көчләре белән актив хезмәттәшлек итүче дәүләт ведомствосы булып тора. Насрулла ибн Ибадулладан соң куелган мөфтиләр сакал йөртми, шома итеп кырылган бит белән йөрүне өстен күрә. Яңа заманда илдә сакалны бары тик аксакаллар («яшули́») гына йөртергә хокуклы.

2019 елның августында 160 Төрекмәнстан мөселманы ил президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов боерыгы нигезендә «Türkmenhowaýollary» агентлыгы тарафыннан бирелгән очкычта Согуд Гарәбстанында хаҗда булып кайткан Туркменские паломники завершили хадж в Мекку и Медину.

Мөфтиләр 1991–2003 елларда – Насрулла ибн Ибадулла Возвращение к исламу в постсоветском Туркменистане. StanRadar, 13.09.2014 2003–2004 елларда – Какагельды Вепаев НОВЫМ МУФТИЕМ ТУРКМЕНИСТАНА СТАЛ КАКАГЕЛЬДЫ ВЕПАЕВ. Интернет-газета Turkmenistan.Ru, 18.01.2003 2004–2009 елларда – Ровшан Аллабердыев 2009–2013 елларда – Гурбанмырат Хайтлиев 2013–2015 елларда – Мекан Акыев В Туркмении обновили состав муфтията страны. Ансар, 14.01.2013 2015–2019 елларда – Чарыгельды Серяев 2019 елдан – Ялкап Ходжагулиев (Лебап вилаяте имамы) В Туркменистане выбрали нового муфтия. Хроника Туркменистана, 30.08.2019

Искәрмәләр

Сылтамалар Атагельды Нурыев. Исламские институты современного Туркменистана. Ислам в СНГ, 10.10.2011

Моны да карагыз Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте Төрекмәнстанда ислам Төркем:Әлифба буенча дини төркемнәр һәм оешмалар Төркем:Төрекмәнстанда ислам Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Төрекмәнстан оешмалары