Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, КБР МДН (; , ) – Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының бәйсез төбәк оешмасы. Диния нәзарәте Нальчик җәмигъ мәчете комлексында урнашкан. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына керә (1999).
Тарих 1989 елның 29 ноябре – республика мөселманнары Диния нәзарәте оешу турында игълан ителә. 1990 елның 30 августы – Нальчикта КБР мөселманнарының беренче корылтае була, анда устав кабул ителә һәм Диния нәзарәте рәисе сайлана. 1991 елның 9 октябре – Диния нәзарәте Уставы КБР Юстиция министрлыгында теркәлү үтә (N 91) 1992 елның 2 феврале – КБР мөселманнарының II съезды. 1994 елның апреле – КБР Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Югары координацион үзәге составына керә. 1996 ел – Ислам институты ачыла, директор итеп Шәрәфетдин Чочаев, урынбасары итеп Әнәс Пшихачев билгеләнә. 1998 елның марты – КБР МДН III съезды. 1999 ел – КБР Диния нәзарәте Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәгенә керә. 2004 ел – КБР МДН IV съезды. 2006 елның октябре – КБР Диния нәзарәте Кавказ мөселманнарының Югары Советын (ВСМК) төзүдә катнаша. 2007 ел — Ислам институты Әбү Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ университеты итеп үзгәртелә. 2009 елның 25 марты – КБР МДН V съезды . 2011 елның 15 марты – КБР мөселманнарының VI корылтае . 2016 елның 14 марты – КБР МДН VII съезды .
Эшчәнлек Устав Оешма уставында күрсәтелгән: КБР МДН «...Исламны бергәләп тоту һәм тарату максатыннан, ирекле нигездә оештырылган үзәкләштерелгән дини оешма булып тора. Аның составына КБР торак пунктларында дини мөселман төркемнәре һәм җирле дини оешмалар керә» «...үз эшчәнлеген РФ Конституциясе, КБР Конституциясе, шулай ук «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Федераль закон, РФнең башка норматив актлары нигезендә гамәлгә ашыра». «...үз дини эшчәнлегендә КБР мөселманнары Диния нәзарәте Коръәнгә һәм Пәйгамбәр сөннәтенә, 4 изге Хәлифнең әйткән сүзләренә, дүрт мәзһәбнең юриспруденциясенә, шулай ук КБР мөселманнарының Диния нәзарәте карарлары һәм КБР мөселманнары съездлары карарларына таяна». «.. дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, башка дәүләт учреждениеләре функцияләрен үти алмый, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегендә катнашмый.» http://www.kbrdum.ru/ustav.pdf
Уку йортлары КБР Диния нәзарәте каршында югары уку йорты — Имам Әбү Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университеты эшли , шулай ук аның төрле филиаллары һәм җирле мәдрәсәләр бар.
Басма орган ККР Диния нәзарәте каршында ай саен «Свет Ислама» (Ислам нуры) газетасы чыгарыла.
Рәисләр 1990-1992 елларда – Шәрәфетдин Чочаев 1992-2002 елларда – Шәфыйк Пшихачев 2002-2010 елларда – Әнәс Пшихачев 2010 елның 20 декабреннән – Хәзрәтали Дзасежев
Сылтамалар Официальный сайт ДУМ КБР
Моны да карагыз Россиядә ислам Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге
Искәрмәләр
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:1989 елда нигезләнгән дини оешмалар Төркем:Россия ислам оешмалары Төркем:Кавказда ислам