Бүшәрмә () — Әрә елгасының уң кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны). Озынлыгы 8,7 км, ТР чикләрендә — 6 км. Бассейнының мәйданы 31,7 км². Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Яшел Үзән районының Акъегет станциясеннән 2,2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы — 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%. Бүшәрмә елгасының 2,4 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км². Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 76 мм. Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л).

Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400712112100003092 Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100309 Бассейн коды — 08.01.04.007 ГӨ буенча — 12 ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр

Сылтамалар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты

Төркем:Чуашстан елгалары Төркем:Татарстан елгалары