Шавель Шимановский (10 май 1917 ел — 10 февраль 2005 ел) — нефть сәнәгате эшлеклесе. 1943 елдан «Башнефть» берекмәсен өлкән инженеры, 1952 елдан Калтасы нефть промысласы директоры, 1955-1979 елларда «Ишембайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы. Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе (1972), ССРБ-ның мактаулы нефтьчесе (1977). Ике Хезмәт Кызыл Байрак (1959, 1971) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1966) орденнары кавалеры. Ишембай шәһәренең мактаулы гражданы (1999)

Биографиясе Шевель Наумович Шимановский 1917 елның 10 маенда Киев губернасының Радомольск өязе Горностайполь шәһәрендә туа. 1943 елда Мәскәү нефть университетын белем ала.

Югары уку бинасын тәмамлаганнан соң, «Башнефть» берләшмәсендә эшли: башта өлкән инженер була, 1952 елдан Калтасы нефть промысласы директоры, 1955-1979 елларда — «Ишембайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы.

Производство эшчәнлеге нефть яткылыкларын разведкалау һәм эшкәртү белән бәйле. «Ишембайнефть» идарәсе начальнигы булып эшләгән чорында Ишембай шәһәре инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә.

2005 елның 10 февралендә Ишембай шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1959, 1971) «Хөрмәт Билгесе» ордены (1966) Ишембай шәһәренең мактаулы гражданы (1999).

Гаиләсе Тормыш иптәше — Анна Алексеевна. Улы Анатолий, кызлары Ольга һәм Наталья .

Шимановскийлар гаиләсе династиясенең «Башнефтьтә» гомуми хезмәт стажы 200 елдан артык тәшкил итә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шимановский Шавель Наумович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Почётные граждане города Ишимбая и Ишимбайского района 2020 елның 30 октябрь көнендә архивланған. Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:10 май көнне туганнар Төркем:1917 елда туганнар Төркем:10 февраль көнне вафатлар Төркем:2005 елда вафатлар Төркем:И.М. Губкин исемендәге Русия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар Төркем:Киев губернасында туганнар