Михаил Александрович Иосилевич (1976 елның 23 декабре, Горький, РСФСР, ССРБ) — Россия журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе«Spaghetti church head in hot water over link to outlawed opposition» // The Times«Irina Slavina: Final protest of Russian journalist who set herself on fire» // BBCПреследование нижегородского оппозиционера Михаила Иосилевича по статье о нежелательной организации политически мотивировано и незаконно .

Тормыш юлы Михаил Иосилевич 1976 елның 23 декабрендә Горький шәһәрендә туган.

1993 елда Түбән Новгородның 42 нче мәктәбен тәмамлый.

1993 елда укырга керә һәм 1998 елда Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетының исәпләү математика һәм кибернетика факультетын тәмамлый.

Журналистлык эшчәнлеге 1999 елдан 2013 елның июленә кадәр Түбән Новгородның «НН.РУ» эре челтәр басмасына нигез салучы, аның хуҗасы һәм директорыДокладчики Мария Подоляк и Михаил Иосилевич Активист, фрик, основатель NN.RU. Нижегородского бизнесмена отправили в СИЗО за то, что он сдал помещение не тем людям.

Сәяси эшчәнлек 2003 елда «Яблоко без Явлинского» хәрәкәтеннән Түбән Новгород өлкәсенең Канавино бер мандатлы округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша64 кандидата по одномандатным округам зарегистрировано на выборах в ГосДуму21 кандидат уведомил облизбирком о своем участии в выборах депутатов ГосДумы.

Эшмәкәрлек эшчәнлеге Михаил бизнес партнёры белән бергә «НН.РУ» Түбән Новгородта иң күп карала торган интернет-ресурска (шәһәр порталына) нигез салганBBC:Сообщество оппозиционеров с размытыми границами. Как доказывают связь бизнесмена-пастафарианца с "Открытой РоссиейDK: Михаил Иосилевич, Интернет-бизнес — это открытая игра, ул соңыннан «Хёрст Шкулёв Медиа» медиа холдингка сатылган. Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләрендә эшләүче «FedSP» уртак сатып алу сервисына нигез салучыE1: Объединиться ради скидки: гид по «Совместным покупкам» для тех, кто хочет сэкономить.

Җәмәгать эшчәнлеге Михаил Иосилевич 1990 еллардан Түбән Новгород һәм Түбән Новгород өлкәсе территориясендә берничә оппозицион иҗтимагый һәм сәяси акцияләрнең актив катнашучысы һәм оештыручысы. Түбән Новгородның «Платон» системасына каршы чыккан ерак юлчыларны яклаган, Түбән Новгородтагы Алексей Навальный командасы эшчәнлегенә актив ярдәм итәСторонники летающего макаронного монстра оказались не чужды политике.

2017 елның 26 мартында Түбән Новгородта коррупциягә каршы митинг оештырган. Түбән Новгород администрациясе митингны килештерүдән баш тартканлыктан, Иосилевич, Анна Степанова һәм башка катнашучылар белән бергә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

2017 елның 1 маенда Түбән Новгородта абсурд Монстрация йөреше форматында акцияне оештырган һәм җитәкләгән«Это вам не ВДВ». Монстрация абсурда прошла в Нижнем Новгороде // нн.руВ Нижнем Новгороде состоялась «Монстрация» (ОПРОС).

Пастафарианлык

2016 елның мартында пастафарианлык адепты була һәм Түбән Новгородта Россиядә беренче Очучы токмачлы албасты гыйбадәтханәсен ачаХрам летающего макаронного монстра откроют в Москве .

2017 елның 14 апрелендә Түбән Новгородның Очучы токмачлы албасты чиркәве дини төркем сыйфатында теркәләЦерковь Летающего Макаронного Монстра получила государственное признание һәм 5218010006 номер астында Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы Баш идарәсенең ведомство реестрына кертеләЛетающий Макаронный Левиафан // Независимая газета, 04.10.2020Минюст внес в реестр нижегородскую Церковь Летающего Макаронного Монстра // Полит.ру, 27.04.2017.

2019 елның 22 маенда Михаил Иосилевич Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород буенча ЮХИДИ идарәсендә машина йөртү таныклыгын ала, анда ул башында сөзгеч белән фотога төшкәнНижегородец объяснил, зачем сделал фото на права с дуршлагом на голове // РИА Новости, 24.05.2019.

Җинаять эше 2020 елның 29 сентябрендә Михаил Иосилевичка карата теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы маддә (РФ ҖК 284.1 статьясы) буенча җинаять эше кузгатыла. Җинаять эше кузгату турындагы карар нигезендә, Михаил Иосилевич сентябрь сайлауларында күзәтүчеләрне укыту өчен үзенең бүлмәсен биргән. Тикшерү фикеренчә, очрашуларны «Берләшкән демократлар» проекты һәм «Ачык Россия» хәрәкәте оештырган. Шул ук вакытта тренингларны «Ачык Россия» түгел, ә «Голос» хәрәкәте оештырган.

2020 елның 1 октябрендә Михаил Иосилевичның йортында тентү үткәрелгән. Түбән Новгородта силовиклар шулай ук активистлар Юрий Шапошников, Алексей Садомовский, Навальный штабының элеккеге хезмәткәре Дмитрий Силивончик һәм Михаил Бородинга да килгәннәрПоклонник летающего макаронного монстра оказался наймитом Ходорковского // НТВБрат сторонника Ходорковского устроил скандал во время обыска // Рен ТВ.

Шул ук көнне, 2020 елның 1 октябрендә, журналист Ирина Славина йортында Михаил Иосилевичка карата кузгатылган теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы маддә (РФ ҖК 284.1 статьясы) буенча җинаять эше кысаларында тентү уза.

2020 елның 2 октябрендә 15 сәгать 30 минутта Ирина Славина Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия ЭЭМ ГУ бинасы каршында үз-үзен яндырган. Фейсбуктагы соңгы постта Славина үз үлемендә Россия Федерациясен гаепләгәнАндрей Иванов. «В моей смерти прошу винить РФ»: Страшный выбор журналистки Славиной // Свободная пресса. 8 октября 2020..

2020 елның октябрендә Токмачлы албасты чиркәвенең рәсми сайты Михаил Иосилевичны яклап эзәрлекләүгә каршы хат бастырганBobby Henderson the Russian government is persecuting some of our fellow Pastafarians. The head of Russia’s Church of the Flying Spaghetti Monster, Mikhail Iosilevich, has been arrested // spaghettimonster.org. 16 октября 2020..

1921 елның 19 гыйнварында Михаил Иосилевичка карата икенче җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе буенча).

2021 елның 30 гыйнварында Иоселевич кулга алынаАрестован нижегородский бизнесмен Михаил Иосилевич — Коммерсантъ Нижний Новгород.

2021 елның 23 апрелендә Иосилевичка карата РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 2 өлеше буенча (Үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән куркыту) җинаять эше кузгатылган.

2021 елның 17 августында Михаил Иосилевичның сак астыннан азат ителүе билгеле була.

2022 елның 26 апрелендә Совет районы судында дәүләт гаепләве Михаил Иосилевичка колония-сөргенгә китеп, 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне үтенгән. Шулай ук бизнесмен 150 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган.

2022 елның 10 маенда суд астында булган Иосилевич Россиядән китәргә маташса да, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан Израильгә рейстан төшерелә.

2022 елның 13 маенда Михаил Иосилевичны сак астына алганнар.

2022 елның 27 маенда Михаил Иосилевичны теләнмәгән дип табылган «Ачык Россия»дә катнашканы өчен 1 елга һәм 8 айга колония-сөргенгә хөкем ителгән.

Гаилә Хатыны — Вероника Елисеева, өч баласы бар. Энесе Максим Иосилевич.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Официальный сайт храЛММа Летающего Макаронного Монстра в Нижнем Новгороде Михаил Иосилевич // Энциклопедия Нижнего Новгорода Поклонник летающего макаронного монстра оказался наймитом Ходорковского // Видео программы «ЧП» на НТВ Силовики провели обыск у сторонника Ходорковского // Видео новости Рен ТВ // За честные выборы. 26 января 2012. // Официальный канал Андрея Караулова. 6 октября 2020. // Истории из России. 7 октября 2020.

Төркем:РФ җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Русия журналистлары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Түбән Новгородта туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1976 елда туганнар Төркем:23 декабрь көнне туганнар Төркем:Түбән Новгород дәүләт университетын тәмамлаучылар