Азат Рәхмәтуллин (4 апрель 1972 ел) — галим-табиб. 2007 елдан 2-нче Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табибы, 2018 елдан Г. Г. Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары, 2019 елдан Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары, 2022 елның 28 мартыннан — министр вазифасын башкаручы. Медицина фәннәре кандидаты.
Биографиясе Азат Салават улы Рәхмәтуллин 1972 елның 4 апрелендә Башкорт АССРның Сибай шәһәрендә туа. 1989 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1995 елда тәмамлый. Бер ел башкаланың 6 нчы хастаханәсендә хирургия буенча табиб-интерн булып эшли.
1996-1998 елларда БДМИ-да хирургия буенча клиник ординатура үтә.
2001 елга кадәр Уфаның 13-нче шәһәр клиник хастаханәсендә хирургия бүлеге хирургы була.Аннары ике елын Сибай шәһәре хастаханәсендә буенча эшли.
2004 елга кадәр баш табибның медицина буенча урынбасары булаРахматуллин Азат Салаватович.2004-2005 елларда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлегенең баш белгече, бер үк вакытта БДМУ клиникасының кан тамырлары хирургиясе бүлеге хирургы. 2007 елга кадәр баш табиб урынбасары, 2-нче Җөмһүрият клиник хастаханәсенең табиб-хирургы, бер үк вакытта БДМУ клиникасы хирургы. 2007 елдан 2-нче Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табибы.
2019 елның 9 сентябреннән БР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасарыАзат Рахматуллин назначен первым заместителем министра здравоохранения Башкирии.
2022 елның 28 мартыннан — БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручыАзат Рахматуллин.
Гыйльми эшчәнлеге Азат Рәхмәтуллинның 38 фәнни хезмәте, уйлап табуга 2 патенты бар.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Рахматуллин Азат Салаватович Азат Рахматуллин назначен первым заместителем министр здравоохранения Башкирии Азат Рахматуллин
Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Сибайда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1972 елда туганнар Төркем:4 апрель көнне туганнар