Дамир Гыйлемханов, Дамир Рәшит улы Гыйлемханов (1999 елның 21 сентябре, РФ, Татарстан, Казан ― 2022 елның 7 марты, Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое) – россияле һөнәри хәрби, танк механигы, ефрейтор, Россия Федерациясе Каһарманы (2022, үлгәннән соң). Украинада махсус операция барышында һәлак булган (7.03.2022). Дамир Гыйлемханов Татарстаннан махсус операциядә катнашкан һәм үлемнәре 15 апрельгә рәсми рәвештә расланган 31нче хәрби булып исәпләнә Казанский репортер: Татарстанец Дамир Гилемханов погиб на Украине. Ему присвоено звание Героя России. «Казанский репортер», 15.04.2022.
Тәрҗемәи хәле 1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган . Әти-әнисе – Ленария һәм Рәшит Гыйлемхановлар (әтисе Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда хезмәт иткән) . Апасы – Рузилә . Дамир өйләнмәгән булган, баласы юк . 2015 елда Казанның Идел буе районында 42нче урта мәктәпнең тугыз сыйныфын, 2019 елда «эчке сантехник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, һава кондиционерлау һәм вентиляция» белгечлеге буенча Казан политехника көллиятен тәмамлаган . .
2019 елда Россия армиясенә алынган, сроклы хәрби хезмәт вакытын тәмамлаганнан соң, контракт буенча хезмәткә күчә . Башта Ерак Көнчыгышта, аннары Ростов өлкәсендә хезмәт итә . Ефрейтор хәрби дәрәҗәсе бирелгән. Украина территориясендә хәрби хәрәкәтләр башланыр алдыннан гына өенә отпускка кайтып килә , соңгы тапкыр туганнарына март башында шалтыраткан .
2022 елның 24 февраленнән Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус операциясендә катнаша .
Үлеме Рәсми версия буенча, ул механик булып хезмәт иткән Т-72Б1 танкы экипажы (163нче гвардия танк полкы, 150нче мотоукчылар дивизиясе, командир өлкән лейтенант Дамир Исламов, наводчик рядовой Иван Цевун) 2022 елның 7 мартында бронетөркем составында хәрәкәт итеп, ЛХР территориясенә керүче Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә Украина ягының ныгытылган районын (укрепрайон) штурмлаган. Танк экипажы Украина ягының озак вакытка дип әзерләнгән ут ноктасын һәм якынча 10 «тере көч»ен юкка чыгара. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» атып тигезәләр һәм аңа ут каба. Ут астыннан янган машинаны алып чыгып, танк экипажы машинага капкан утны сүндерә һәм хәрби бурычны үтәргә әйләнеп кайта. Алга таба танк экипажы Украина ягының биш танкы белән тигезсез көрәшкә керә һәм аларның дүртесен юк итеп, аларга җитди зыян китерә. Алга таба һөҗүм итү нәтиҗәсендә хәрби машинага ут атып тигезәләр һәм экипаж урында һәлак булаПОДВИГ ТАНКОВОГО ЭКИПАЖА ИСЛАМОВА ДАМИРА НАЗИРОВИЧА... Союз Танкистов России ВКонтакте . Дамир Гыйлемханов 22 яшьтә булган .
Россия Федерациясе Президентының 151нче Указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен», ефрейтор Гыйлемханов Дамир Рәшит улына (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә . Д. Гыйлемханов, Россия гаскәрләренең махсус операциясе башлангач, Россия Каһарманы исеменә лаек булган (командиры Дамир Исламовтан соң) икенче кеше була .
Д. Гыйлемхановның үлеме рәсми рәвештә 15 апрельдә генә расланган . Ул көнне аның белән хушлашу, Гыйлемханов анда укымаса да, Казан югары танк училищесы клубында уза . Хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша . Д. Гыйлемханов Казанның Курган зиратында хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләнгән .
Бүләкләре 2022 – Россия Федерациясе Каһарманы Хәтер 2022 елда Казандагы йортларның берсендә Гыйлемханов портреты төшерелгән мурал пәйда булган, 42нче мәктәпкә «Россия Герое истәлеген мәңгеләштерү максатларында» исеме бирелгән. 2025 елда Казанның 42нче санлы мәктәбе янында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында геройга бюст куелганЮлай Низаев. Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бюст ачылды. Татар-информ, 8.05.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар ПОДВИГ ТАНКОВОГО ЭКИПАЖА ИСЛАМОВА ДАМИРА НАЗИРОВИЧА... Союз Танкистов России ВКонтакте
Төркем:Казан политехник көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Ефрейторлар (Россия Федерациясе) Төркем:Россия Федерациясе Каһарманнары Төркем:Танкистлар Төркем:2022 елгы Украина бәрелешләрендә үтерелгән Россия хәрбиләре