Шор теле (, ) — шор халкы теле, Россиянең Кемерово өлкәсендә киң таралган — күбесенчә, Алтай тауларының төньяк итәгендә, Кузнецк Алатавында, Томь елгасы һәм аның кушылдыклары буенда, Хакасия һәм Алтай Республикасы чигендә. Шор телендә сөйләшеүчеләр саны — 6 меңнән артык кеше (2002, халык исәбе). Төрки телләрнең төньяк-көнчыгыш төркөме хакас төркемчәсенә карый.
Диалектлары Ике диалектлы: мрас, йәки «з» белән сөйләшелгәне әдәби тел нигезендә ята ( 20-30-ынчы елларда функцияләгән), икенчесе - кондом, «й-диалект»; анысы үз чиратында берничә сөйләшкә бүленгән. Мрас диалекты - хакас, ә кондом — төньяк алтай сөйләшенә карый.
Шор язмасы
Шор имләсе 1927 елдан урыс алфавитына нигезләнгән булган, соңрак, 1929—1938 елларда — латин графикасы нигезендә эшләнгән булган. 1938 елда кириллица нигезендә яңа алфавит төзелә. 1885 елда миссионерлар чыгарган әлифба билгеле. Хәзерге шор алфавиты: А аБ бВ вГ гҒ ғД дЕ еЁ ёЖ жЗ зИ иЙ йК кҚ қЛ лМ мН нҢ ңО оӦ ӧП пР рС сТ тУ уӰ ӱФ фХ хЦ цЧ чШ шЩ щЪ ъЫ ыЬ ьЭ эЮ юЯ я
Лингвистик мәгълүматлар
Фонетика Шор фонетикасында 16 сузык һәм 25 тартык фонема. Сузыклар озын һәм кыска әйтелешле: кыска (а, э/е, ы, и, ӧ, ӱ, о, у) һәм озын (аа, ээ/ее, ыы, ии, ӧӧ, ӱӱ, оо, уу). Басым көч салып әйтелә. Сузыклар гармониясе күзәтелә. Сузыклар Алгы рәт Арткы Ябыки [i] ии [iː] ӱ [y] ӱӱ [yː]ы [ɯ] ыы [ɯː]у [u] уу [uː] Уртаe [e] ee [eː] ö [ø] öö [øː]o [o] oo [oː]Ачыкa [a] aa [aː] Тартыклар БилабиальДентальЛатеральПалатальВелярПлозивларТавышсызп [p]т [t]к [c]қ [k]Тавышлыб [b]д [d]г [ɟ]ғ [ɡ]ФрикативТавышсызc [s]ш [ʃ]x [x]Тавышлыз [z]ж [ʒ]АффрикатТавышсызч [tʃ]Тавышлыҷ [dʒ]Назальм [m]н [n]ң [ŋ]Ликвидлы p [r]л [l]Аппроксимантй [j] Донидзе Г. И. Шорский язык / Языки мира. Тюркские языки. — М., 1997., стр. 498-499. Иҗек Иҗекләрнең ачыгы да (V, CV), ябыгы да (VC, CVC, VCC, CVCC) очрый. Урыс теленнән үзләштерелгәннәрендә бөтен төре дә булуы мөмкин. Морфологиясе Түбәндәге грамматик сүз төркемнәре бар: исемнәр (исем сүзләрне (существительное), сыйфат сүзләр, рәвешләр, саннар, алмашлыклар, ымлыкларны кертә, фигыльләр (алардан чыгарылган гамәл исемнәре — сыйфат фигыльләр һәм хәл фигыльләр белән), хезмәт сөйләм берәмлекләре (кисәкчәләр, модаль сүзләр, бәйлекләр һәм теркәгечләр). Аерым сөйләм берәмлекләре арасына чикләр шартлы. Башка төрки телләрдәге кебек, юк род (җенес) категориясе, сыйныф, җанлы-җансызга бүлү юк. Сан категориясе бар. Күплек аффикслары (-лар/-лер, -нар/-нер, -тар/-тер) исемнәргә, фигыльләргә, 3-че зат төрләнә торган исемнәргә кушыла. Җиде килеш бар Тадар Тили - Уроки от Л.И.Чульжановой . Шул исәптән, төшем килеше, юнәлеш-бирү килеше, корал-күмәклек килеше һ.б.
Телне өйрәнү Кемерово дәүләт университетының Новокузнецктагы институтында (филиал) укытучылар әзерләнәКафедра русского языка, литературы и методики обучения НФИ КемГУ Информация о гранте РФФИ язык и регионы, опыт комплексного филологического исследования Шор телен өйрәнгән чит ил кешеләре Эрдаль, Марсель Әдәби тел Шор телендә Чиспияков Фёдор Степанович иҗат иткән (1906—1978) Шулай ук карарга мөмкин Кондом шор сөйләше Төрки катнаш телләр Шор исемнәре Шор диалекты
Искәрмәләр
Әдәбият Амзоров М. П. Грамматика шорского языка. Новокузнецк, 1992. Дыренкова Н. П. Грамматика шорского языка. М.:Л., 1941. Курпешко-Таннаташева Н. Н., Апонькин Ф. Я. Шорско-русский и русско-шорский словарь. Кемерово 1993.
Сылтамалар
Шорский язык Шорско-русский словарь Корпуса на Шорском языке Шорский язык на сайте НФИ КемГУ Чиспиякова Ф. Г. Учебное пособие по диалектологии шорского языка (23 М)
Төркем:Россия телләре Төркем:Төрки телләр