Иван Аралика (хор. Ivan Aralica; ) — хорват язучысы, драматург, педагог. Хорват фән һәм сәнгать академиясе әгъзасы.

Биографиясе Иван Аралика 1930 елның 10 сентябрендә Книна янында туа. Педагогия училищесын һәм Задар университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый.

Далмация авылынды укыта. Коммунизм идеяләре белән мавыккан чордан соң, И. Аралика «Хорват язы» (1971) буларак билгеле вакыйгаларда актив катнаша. Хорватиягә зур автономия һәм Югославия Социалистик федератив республикасында (СФРЮ) хорватларга азатлык бирү өчен чыгыш ясый.

Хорват милли хәрәкәтендә репрессияләр башлануы, аннан соң профессиональ һәм социаль деградация аны христиан, католик тамырларына кайтара, доктринерский әдәбиятын пропагандалаудан, үз әдәби кредосын булдырудан баш тартуга китерә.

Хорватиядәге ладемократик үзгәрешләр һәм Югославиянең таркалуыннан соң, Аралика Хорват фән һәм сәнгать академиясенә сайлана.

Сәясәт белән шөгыльләнә башлый. «Хорват демократик бердәмлеге» уңнар партиясенә керә һәм аның исемлеге буенча Хорватия парламенты вице-президенты итеп сайлана.

Иҗаты И. Аралика — романнар, повестьлар, хикәяләр, драмалар һәм эсселар авторы. Белгечләр фикеренчә, XX гасырның 2-нче яртысының иң яхшы прозаикларның берсе.

Нигездә, Анрич Иво, Томас Манн һәм Кнут Гамсун иҗаты йогынтысында реалистик фантастика һәм модернизм стилендә иҗат итә.

1979-1989 елларда сигез роман бастыра. Аларның иң яхшыларында «Psi u trgovištu» (Базардагы этләр, 1979), «Duše robova» (Души рабов, 1984), «Graditelj svratišta» (1986), «Asmodejev šal» (1988) Хорватия, Босния һәм Герцеговинада XVI—XVIII гасырлардагы драматик вакыйгалар, Австрия, Госман империясе һәм Венеция арасында барган өч гасырлык «цивилизацияләр бәрелеше» тарихы уртасында калган хорватларның тарихи юлы сурәтләнә.

Соңрак ике публицистик китабы (берсе — турында серб империализмы генезисы, икенчесе тарихи темага, Босния һәм Герцеговина низагы темасына), һәм байтак сатирик, сәяси памфлетлар яза.

Сайланма әсәрләре

Романнары

Konjanik (1971 ел) Psi u trgovištvu (1979 ел) Put bez sna (1982 ел) Duše robova (1984 ел) Graditelj svratišta (1986 ел) Majka Marija (1992 ел) Zadah ocvalog imperija (1991 ел) Sokak triju ruža

Хикәяләр һәм эсселар җыентыгы

Opsjene paklenih crteža (1977 ел)

Киносценарийлары

Бабай белән гомер/ Zivot sa stricem (1987 ел) Sokak triju ruza (видео, 1992 ел) Gospa (1995 ел) Cetverored (1999 ел) Атлы / Konjanik (2003 ел)

Бүләкләре

Король Дмитар Звонимир ордены Хорватияның Владимир Назор исемендәге сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясе (2010).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Momentalni antikomunist Ivan Aralica Төркем:10 сентябрь көнне туганнар Төркем:1930 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Хорватиядә туганнар Төркем:Кыйрал Дмитар Звонимир ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр