Мария Александровна Рыбникова (1885 елның 8 (20) феврале, Александро-Невская авылы, Раненбург өязе, Рязань губернасы — 1942 елның 3 июне, Свердловск) — Россия педагогы, методист, фольклорчы, әдәбият белгече.
Тормыш юлы Мария Рыбникова хезмәткәр гаиләсендә туа. 1903 елда Мариинский училищесын тәмамлый, аннары, башлангыч мәктәптә бер ел эшләгәннән соң, Мәскәү югары хатын-кызлар курсларының тарих-филология факультетына укырга керә. Курсларны тәмамлаганнан соң, 1909 елда Вязьмага күченә, анда Вязьма хатын-кызлар гимназиясендә әдәбият укытучысы вазыйфасына керә.
1918 елда аны Мәскәү губернасындә Малахов урта тәҗрибә-күрсәтү мәктәбенә, ә 1923 елда — Мәскәү педагогика Профинтерна техникумына эшкә керә, анда ул 1928 елга кадәр кала.
1924 елдан башлап Рыбникова югары мәктәптә эшли башлый: 1924 елдан 1931 елга кадәр ул 2 нче Мәскәү дәүләт университеты (элеккеге Мәскәү югары хатын-кызлар курслары) педагогика факультетында, ә 1928 елдан 1930 елга кадәр шулай ук К. Либкнехт исемендәге Индустриаль-педагогик институтта укыта. Бер үк вакытта Рыбникова берничә институтта фәнни эш белән шөгыльләнә, халык фольклорын җыя, музейлар һәм күргәзмәләр оештыра, семинарлар үткәрә.
Бөек Ватан сугышы башланганнан соң Свердловскка эвакуацияләнә, анда педагогик эшчәнлеген 1942 елның июнендә вафат булганчы дәвам итә.
Фәнни эшчәнлек Рыбникованың галим һәм педагог буларак формалашуы Вязьмада уза. Аның беренче басмалары һәм фольклорны җыю тәҗрибәсе нәкъ менә шушы чорга керә. 1914 елда «Вестник воспитания» журналында аның беренче мәкаләсе чыга. 1916—1917 елның кышында ул Бөтенроссия словесник-укытучылар корылтаенда катнаша.
Мәскәү өлкәсенә күчкәч, галимнең таланты тулысынча ачыла. Рыбникова мәктәптә әдәбиятны укыту методологиясен эшли, әдәбият белеме буенча эшләр яза һәм халык авыз иҗатын өйрәнә. 1941 елда басылып чыккан һәм педагогның күп еллык тәҗрибәсен үз эченә алган «Әдәби уку методикасы буенча очерклар» фәнни-нигезләнгән әдәбиятны укыту курсы аның соңгы эше була.
Библиография
Темы для внеклассных бесед с кончающими курс средней школы // Вестник воспитания. — 1914. — № 6. А. Блок — Гамлет. — М., 1923. По вопросам композиции. — М., 1924. Современная и классическая литература в школе. — М.-Л., 1927. Изучение литературы в школах II ступени. — М.-Л., 1928. Методика преподавания литературы. — М., 1930. Загадки. — М.; Л., 1932. Введение в стилистику. — М., 1937. Русская поговорка // Русский язык в школе. — 1939. — № 4. Очерки по методике литературного чтения. — М., 1941. (3-е изд.: М., 1963)
Искәрмәләр
Әдәбият
Работы М. А. Рыбниковой / сост. В. В. Шевелев // Рыбникова М. А. Избранные труды. — М., 1958. — С. 595—600.
Сылтамалар
Рыбникова, Мария Александровна // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962—1978.
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:ССРБ педагоглары Төркем:Русия педагоглары Төркем:Екатеринбурда вафатлар Төркем:1942 елда вафатлар Төркем:3 июнь көнне вафатлар Төркем:1885 елда туганнар Төркем:20 февраль көнне туганнар