Ләйсән Большова, Закирова Ләйсән Илдар кызы (1998 елның 9 апреле, Россия Федерациясе, Татарстан, Биектау районы, Биектау) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2018 елдан),http://karievteatr.ru/collective/zakirova_lyaysan_ild «Тантана» премиясе лауреаты (2019).VII «Тантана» – 2019 театраль премиясе җиңүчеләре билгеле булды - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Тәрҗемәи хәле

1998 елның 9 апрелендә Татарстанның Биектау районы Биектау авылында туа. Әтисе - Илдар исемле. 2014 елда мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлый һәм Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2018 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. Шул ук елны читтән торып Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә.

2019 елның 12 маенда "Җырлыйк әле" тапшыруында кунак буларак катнаша.https://instagram.com/leysanka_090?utm_medium=copy_link Театр 2018 елның сентябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, укханәдә укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Беренче ролен 2018 елда уйный. Ул да булса Нәзифә Кәримова тәрҗемәсендә Кейт диКамиллоның "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектаклендәге Лолли һәм Шәһәр биючесе образлары була. Тамашачыга күбрәк Низами Гәнҗәвинең "Ләйлә вә Мәҗнүн"дәге Ләйлә роле буенча таныш.

Гаяз Исхакиның "Кәҗүл читек" спектаклендәге Әхмәдулла роле өчен 2019 елда «Тантана» театр премиясенең "Дебют" номинациясендә җиңү яулый.Победители премии «Тантана» («Триумф») – 2019 — Союз театральных деятелей Республики Татарстан Репертуар Репертуарында 10га якын роле бар. Лолли, Шәһәр биючесе – "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, Н. Кәримова тәрҗ., 2018); Әхмәдулла – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхаки, Н. Кәримова инсценировкасы, 2018); Амина - "Йомрыбаш" (Мари-Од Мюрай, Р. Гобәева тәрҗ.); Джейн - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.); Ләйлә - "Ләйлә вә Мәҗнүн" (Низами Гәнҗәви, Юлия Тупикина инсц., Луиза Янсуар тәрҗ.); Нәсимә - "Башмагым" (Таҗи Гыйззәтнең либреттосы, муз. Дж. Фәйзи, 2010 ел); Су анасы - "Асылкош җыры" (Рузәл Мөхәммәтшин); Бүре баласы – "Алмачуар" (Ф. Галиев) һ.б. Гаилә хәле Ире - Рөстәм Большов (18.09). 2018 елның 24 августында алар никах укыталар, шул ук елның 24 ноябрендә Рөстәм белән Ләйсән өйләнешәләр. 2020 елның 10 августында иртәнге 03:03тә яшьләрнең Мәрьям исемле кызлары дөньяга килә.Кариев театры артисты Ләйсән Большова әни булды | Матбугат.ру Шулай ук карагыз Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Альбина Ногманова Энҗе Яруллина Гөлназ Галимуллина Диләрә Зиннәтова Рузанна Хәбибуллина Сылтамалар Большова Ләйсән Илдар кызы - Габдулла Кариев театры сайты Лейсан Большова - ВКонтакте

Чыганаклар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты Матбугат.ру 10.08.2019 ТАТМЕДИА Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:9 апрель көнне туганнар Төркем:1998 елда туганнарТөркем:Биектау районында туганнар Төркем:Кариев театры актерларыТөркем:Татар артистларыТөркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары