Яңа Мәчәләй () — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Кротково авыл җирлеге составына керә.
Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Олы Кенәле елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.
Тарихы Авылны 1907 елда Самар өлкәсе Похвистнево районы Мәчәләй авылы кешеләре нигезләгән.
1931 елда 33 хуҗалыкта 177 кеше яшәгән.
Халык саны
Милли составы
2002 елда авылда 153 кеше, 2010 елда авылда 135 кеше яшәгән, татарлар.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Дин Авылда 1990 елдан мәчет эшләп килә.Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
Социаль өлкә
Авылда фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты эшли.
Мәгариф
1911 елда беренче мәктәп ачыла, ул Иске Ярмәк авылы мәдрәсәсе нигезендә белем биргән. 1922 елда ябыла.
Икътисады 1929 елда Нариманов исемендәге колхоз оеша. 1951 елда «Кызыл партизан» колхозы белән берләштерелә, 1955 елда «Ленин юлы» колхозы дип үзгәртелә. Бүгенге көндә таркалган.
Халык нигездә шәхси йорт яны хуҗалыгы тоту белән шөгыльләнә. 4 фермер хуҗалыгы бар.
Искәрмәләр
Төркем:Похвистнево районы торак пунктлары