Дәүләткол () — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге кысаларында татар авылы.

Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан төньякка таба якынча 5 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).Маршрут и расстояние. Яндекс. Карты

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.

Тарихы Авылга 1922-нче елларда Камышлы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган .

Халкы 2002 елда авылда 148, 2010 елда 149 кеше яшәгән, барысы да татарлар.

Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.

Дин

Авылда бер мәчет бар.

Мәдәният Авылда мәдәния йорты, аның каршында «Дисәнә» фольклор коллективы эшләп килә.Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Искәрмәләр

Төркем:Камышлы районы торак пунктлары