Рәйхан Габдуллина, Габдуллина Рәйхан Минвәли кызы (1997 елның 23 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2021 елдан). «Татар моңы», Ваһапов исемендәге халыкара фестивальләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1997 елның 23 декабрендә Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Татарстанның атказанган артисты, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин. 2013 елда мәктәпнең 9нчы классын тәмамлагач, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керә. Аны 2017 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Укытучысы Фәрит Бикчәнтәев була. 2021 елда институтны тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Хәерле көн, Татарстан! Ләйсән Гатауллина һәм Рәйхан Габдуллина (16.08.21) - YouTube

Театр 2021 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсында укыганда «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Мәйсәрә роленнән башлап җибәрә. Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка. Репертуар «Сишәмбе көн кич белән» Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззатова, Гүзәл Сәгыйтова — Мәрьям (Парковка) «Романс кичәсе» Рөстәм Яхин «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин — Мәйсәрә «Башмагым» - Сәрвәр «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Җанъяр «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Кыз «Исәнмесез» Мансур Гыйләҗев — Икенче кыз «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Кыз ТЕАТР & МУЗЫКА. ЯХИН һ.б. "СИТСА ТУЙ" Илгиз Зәйниев - ГӨЛНАРА "БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР. МӨХАҖИРЛӘР" Мәхмүт Галәү - ГАЛИМӘ "Алар беренчеләр иде" Театр&Музыка "Игезәк" Ркаил Зәйдулла - Кәнизәк Шәхси тормышы Бабасы Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (2011) Габделфәрт Шәрәфиев (1951―2014) тумышы белән Кукмарадан, әбисе Камал театры диктор-тәрҗемәчесе Эльвира Шәрәфиева Актаныш районыннан. Аларның кызы Гүзәл Габдуллина ― әнисе. Әтисе ― Татарстанның атказанган артисты, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин. Энесе Ирхан Габдуллин, Казан театр училищесын тәмамлап, Камал театры артисты булып эшли. Ире Камал театры артисты Алмаз Борһанов тумышы белән БәкердәнМәрьям Ибраһимова. Актриса Рәйхан Габдуллина: «Гаиләбез белән татар театрында хезмәт итәбез». Интертат, 3.12.2025.

.

Фотосурәтләр

Шулай ук карагыз Камал театры Ләйсән Фәйзуллина Айгөл Шәкүрова Гөлчәчәк Гайфетдинова Наилә Ибраһимова Искәрмәләр

Сылтамалар Театр Нурлары #4 - YouTube Райхан (@raykhan.97) • Фото и видео в Instagram Таныш булыгыз: Райхан Габдуллина | Татарская Свадьба - Туйлар.ру Габдуллина Райхан Минвалеевна Ришат Ахмадуллин vs Райхан Габдуллина | "ҖЫР ПЕШ" БАТТЛ-ШОУ | 2 СЕЗОН 10 ВЫПУСК - YouTube

Чыганаклар Камал театры сайты INTERTAT Instagram социаль челтәре

Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары