Сөләйман утрауларында ислам (, ) ― азчылык дине, төрле мәгълүматлар буенча, аны 350 дән 1,100 кешегә кадәр тота, бу ил халкының 1 % тан 5 % ына кадәр тәшкил итә . Сөләйман утраулары халкының 93 % ы – христианнар. Мөселманнар әхмәдия һәм сөнниләр җәмгыятенә бүленгән .
Тарих Беренче тапкыр мөселманнар Сөләйман утрауларында XIX гасыр ахырында, архипелаг Бөекбритания колониясе булганда барлыкка килә. Болар – бу төбәкне колонизацияләү өчен британиялеләр яллаган әфганнар. Алар товарлар ташу, җәмәгать туклануы һәм юллар төзү өлкәсендә файдаланылган. 1931 елда Сөләйман утрауларында мөселманнар саны 393 кешегә җитә. Әмма киләчәктә аларның күбесе туган якларына әйләнеп кайткан . Ислам дине таралуның яңа дулкыны 1987 елда архипелагка Ганадан Әхмәдия ислам дини хәрәкәте вәкиле Хафиз Җәбраил (Hafiz Jibrail) килгәч башлана. 2000―2005 елларда Сөләйман утрауларына янәдән Әхмәдия вәгазьчеләре җибәрелә, бу исә илдә әлеге хәрәкәт тарафдарлары артуга китерә.
Сөнни мөселманнар беренче тапкыр 1995 елда Тәблигъ җәмәгате әгъзаларының дәгъват тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Сөнни җәмгыяте үз тарафдарларының саны әхмәдияләргә караганда күпкә артык, дип белдерә .
2007 һәм 2010 елларда Сөләйман утрауларының һәм аның үзәге җир тетрәү нәтиҗәсендә 53 кеше һәлак булгач һәм меңләгән кеше үз йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булгач, Халыкара мөселман ярдәме оешмасы (International Organization of Muslim Aid) тиз арада табигый бәла-казадан зыян күргән районнарга медицина бригадасы җибәргән һәм утрауда яшәүчеләр мөмкин кадәр ярдәм алган.
SIBC радиосы, илнең финанс министры Питер Бойерс сүзләренә сылтама белән, 2005 елда Индонезия ислам боевиклары Сөләйман утраулары яшьләрен Индонезиядә урнашкан әзерлек лагерьларына җәлеп итү омтылышы ясаган, дип белдергән. Феликс Наразия (Felix Narasia) җитәкчелегендәге Сөләйман утраулары Ислам оешмасы (Islamic Society Solomon Islands) радикаль исламга каршы чыга .
Хәзерге хәле АКШ Дәүләт департаменты докладына караганда, илдә 350 гә якын мөселман яши . Әмма, башка чыганаклар буенча, илдә бары тик мөселман-әхмәдияләр генә дә 1000 гә якын кеше булырга мөмкин . Мөселман җәмгыятенең штаб-фатиры Сөләйман утрауларының башкаласы Хониарада урнашкан. Әхмәдияләр шулай ук , , һәм утраулары авылларында яши . Әхмәдия җәмгыяте Гуадалканал утравы кешеләрен исламга өндәсә, сөнниләр җирле халкын исламга күндерә Pacific Magazine: Green Moon Rising.
Сылтамалар Ahmadiyya Solomon Islands Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Сөләйман утрауларында ислам