Фиджида ислам (, фидж. Fiji me Islam, ) – азчылык дине, әмма тарафдарлары саны тиз үсүче дин. Фиджи дәүләтендә 60 000 мөселман яши (ил халкының 6,3―7 % ы, 2007 елга). Илнең ике зур этник төркеменең берсе булган (345 мең кеше, 49,6 %) арасында мөселманнар 15,9 % . Фиджи мөселманнары, нигездә, сөнниләрhttps://www.researchgate.net/publication/319725350_Islam_in_Fiji_Continuity_Adaptation_and_Change_during_the_Indenture_and_Post-Indenture_Periods. 1966 елда ук Фиджи сайлауларында Сувада нигезләнгән Мөселман сәяси фронты (Muslim Political Front) мөселман иҗтимагый фиркасе катнашкан. Хәзерге вакытта гарәп теле Фиджиның бөтен территориясендә Фиджи мөселманнары өчен ачылган мөселман мәктәпләрендә киң укытыла.

XIX гасыр башында Көньяк Азиядән беренче мөселманнар Фиджига күчеп килә. (FML) 1926 елда оеша. Фиджи мөселман лигасы, бөтен илдә мөселман мәктәпләре ачып, Фиджида Ислам дине үсешенә зур өлеш кертә. 1929 елда Фиджи мөселман лигасы Фиджи закон чыгару советында мөселманнарның аерым вәкиллеген тәэмин итәргә омтыла.

Судан, Йәмән һәм Мисыр кебек гарәп илләреннән мөселман мөһаҗирләр дә Фиджига күченгән һәм хәзерге фиджи-гарәп этник төркемен хасил иткән. Мәүлид кебек Ислам бәйрәмнәре көннәре Фиджи Хөкүмәте тарафыннан илдә бәйрәм көн дип игълан ителгән.

Тарих Башлангыч чор 1879 елда «Леонидас» корабле Фиджига Көньяк Азиядән төрле этник төркем вәкилләрен – ялланган эшчеләрне алып килггән . Әлеге корабта мөселманнарның өлеше шактый зур булган – 22 %. XIX гасыр башына әлеге мөселман мөһаҗирләр берничә буын дәвамында исламны үз гаиләләрендә саклап кала. 1879 елдан 1916 елга кадәр чорда Фиджига Көньяк Азиядән ялланган эшчеләр сыйфатында 60 553 кеше җибәрелгән . Алар шикәр камышы үстерү һәм эшкәртү сәнәгатендә эшли. Мөселманнар протест хәрәкәтендә үз ролен уйнаган: 1907 елда ялланган эшчеләр төркеме забастовка игълан итә . Аларның күбесе мөселман пәнҗаблылар һәм пуштуннар була . Мөселманнар аерым җәмгыятькә оешып яшәсә дә, алар җирле фиджилылар һәм мөһаҗир Һиндстан индуслары белән тыныч мөнәсәбәтләр корган.

1884 елдан башлап, ялланган эшчеләр биш еллык хезмәт итү вакытын төгәлләгәч, күп кенә районнарда Фиджи мөселман җәмгыятьләре оеша башлый . Ирекле мөһаҗир булып Мирзахан мулланың (Mulla Mirza Khan) килүе ислам диненең Фиджида таралуына ярдәм итә, чөнки ул мөселманнарның белемнәрен күтәрү һәм дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур өлеш кертә .

1900 елда шәһәрендә, 1902 елда Лабасада беренче мәчетләр төзелә . 1909 елда мөселманнар Мәгариф комиссиясенә (Education Commission) аларның балаларына урду теле укыту турында гариза тапшырган . 1915 елда Анҗуман Һидәят үл-Ислам оешмасы (Anjuman Hidayat ul-Islam) Фиджи хөкүмәтенә казый тарафыннан мөселман никахларын теркәүгә рөхсәт бирү турында петиция белән мөрәҗәгать итә һәм Сува районына үз секретарен билгеләргә тәкъдим итә .

Фиджи мөселман лигасын нигезләү 1926 елның 31 октябрендә Турак җәмигъ мәчетендә (Jamia Masjid in Toorak) оештырыла . Фиджи мөселман лигасы Фиджиның мәгариф үсешенә үз өлешен кертә. Беренче мөселман башлангыч мәктәбе ил башкаласы 1926 елда ачыла .

Бүгенге көндә Фиджи мөселман лигасы 17 башлангыч һәм 5 урта мәктәпкә, шулай ук Тын океанның көньяк өлешендәге ислам институты (Islamic Institute of the South Pacific) буларак танылган югары уку йортына ия һәм идарә итә . Фиджи мөселман лигасы уку йортларына мөселманнар гына түгел, башка диннәр һәм этник төркемнәр вәкилләре дә кабул ителә. Фиджи мөселман лигасы үзенең Белем бирү фонды һәм биргән займнар хисабына мохтаҗ мөселманнарга югары белем алуда ярдәм итә. Ислам үсеш банкы биргән ике кредитның берсе урында мәгълүмат технологияләрен үзләштерү өчен, икенчесе – Пакистанда медицина өйрәнү өчен бирелә . Соңгы вакытта хатын-кыз―мөселман табибәләрен әзерләү өчен бик күп акча бүлеп бирелгән, аларның кайберләре инде квалификация алган һәм Фиджида эшли башлаган.

Мәгарифтән тыш, Фиджи мөселман лигасы баштан ук мөселман җәмгыятенең барлык социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ярдәм итәргә тырыша . Табигый бәла-казалар яки тәртипсезлекләр вакытында Фиджи мөселман лигасы мөселманнарга да, мөселман булмаганнарга да бердәй ярдәм итә .

Ислам оешмалары Фиджи Маунатул ислам ассоциациясе (Maunathul Islam Association of Fiji, MIAF) шәфигый мәзһәбе мөселманнарын берләштерә, бу Фиджи мөселман сөнниләренең якынча 30 % ын тәшкил итә.

Хәнифә мәчете

Хәнифә мәчете (Masjid Hanifa) 2021 елның 10 апрелендә ачыла, төзелеш бәясе 1 миллион долларлык булган. Koya To Open New Mosque Tomorrow. fijisun.com.fj, 9.04.2021.

Сәясәт Фиджи мөселман лигасы 1929 елдан – Фиджи закон чыгару советында, 1970 елдан – Вәкилләр палатасында һәм Сенатта мөселманнарның аерым вәкиллеген тәэмин итәргә омтыла . 1932 елдан 1937 елга кадәрге чордан тыш, мөселманнарның Фиджи парламентында вәкилләре була . 1937 елдан алып 1963 елга кадәр, Һиндстанлы фиджиларның биш вәкиле эчендә, ким дигәндә, бер мөселман һәрвакыт Фиджи закон чыгару советына тәкъдим ителә килә . 1966 елда Фиджи сайлауларында катнашу өчен Мөселман сәяси фронты () оештырыла. Соңрак ул Альянс фиркасенә () кушыла .

Спорт 1944 елда Фиджи мөселман спорты ассоциациясе мөселман ассоциацияләре арасында футбол буенча беренче районара турнир оештыра. Шул вакыттан бирле бу чара ел саен уздырыла, һәм 2006 елда чит илдән өч команда мөселман клублары арасында футбол буенча Фиджи халыкара мөселман футбол ассоциациясе чемпионатында катнаша. Фиджи мөселман спорты ассоциациясе Фиджи мөселман спорты федерациясе FANCA белән берлектә 2007 елның Пасха ялларында беренче клуб чемпионатын уздыра. Анда Австралиядән 4 команда, Яңа Зеландиядән 5 һәм АКШтан 1 команда, шулай ук Фиджи командасы катнаша. Күп кенә мөселманнар шулай ук футбол буенча Фиджи милли җыелма командасында уйный.

Мөселман яшьләре 1960-елларда башланган яшьләр хәрәкәте бик актив эшли, аның җитәкчеләре даими очрашып, яшь мөселманнар өчен ил күләмендә лагерьлар һәм башка чаралар оештыра. Яшьләр хәрәкәтендә урта мәктәпләр вәкилләре, шулай ук югары уку йортлары һәм университетларны тәмамлаучылар, шулай ук эшче яшьләр катнаша. Яшьләр хәрәкәтендә яшь мөселман хатын-кызлары мәнфәгатьләренә ярдәм итү өчен махсус юнәлеш (бүлекчә) булдырылган.

Америка Самоасына керү тыелу 2002 елда Фиджи, ил территориясенә мөселманнарны кертүне чикләү сәясәтен алып баручы Америка Самоасына керү чикләнгән 25 ил исәбенә кертелгән. Фиджи хөкүмәте протест белдергәч, 2003 елда чикләүче исемлектән Фиджи төшереп калдырыла.

Билгеле мөселманнар , Фиджи Генераль прокуроры (2014 елдан). Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Фиджида ислам