(, ) — Түбән Кама шәһәрендә 1989 елдан бирле эшли торучы татар театры. Туфан Миңнуллин исеме 2012 елда бирелә. 30 ел эчендә труппа 120 дән артык спектакль куйган.

Тарих Ул 1989 елда «Нефтехим» берләшмәсенең яшьләр татар студиясе буларак оештырыла. 1994 елда театр шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә, Татар яшьләре театры итеп үзгәртелә. 1997 елда Түбән Кама татар драма театры статусы ала. 2007 елда театрга дәүләт театры статусы бирелә.

Төзекләндерү

2019 елда Театр елы кысаларында театрның Түбән Камада Кайманов урамындагы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Республика программасы буенча бүлеп бирелгән акчага (145 133 700 сум) 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелгән, бинаның эче тулысынча үзгәртелгән. Театр бинасын март аеннан декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән. Бина эчен бизәү эшләре башкарылган. Бинаның тышкы ягы, керү урыны, театрның эче тулысынча үзгәргән Бүген Түбән Камада татар драма театрының төзекләндерелгән бинасы ачыла. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты, 27.12.2019. Хәзер Түбән Кама татар дәүләт драма театры — чын классик театр, Түбән Каманың бизәге. Элек төп зал буларак кулланылган кече зал хәзер «Бишегем» татар балалар театры карамагында, әлеге студиядә 40 бала шөгыльләнә.

2019 елның 29 декабрендә яңартылган бинаны ачу һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 30 еллыгы тантанасында ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаша Төзекләндерүдән соң, Түбән Камада татар драма театры бинасы ачылды. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

Труппа Театр Татарстан шәһәр һәм авыллары, РФ шәһәрләре буйлап, шулай ук чит илләргә гастрольләргә йөри. Коллективта 24 кеше: Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин премияләре лауреатлары, «Тантана» милли премиясе һәм ТР Хөкүмәте грантларына ия булучылар.

Директорлар 2009―2025 ― ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев (1960)Рузилә Мөхәммәтова. Рөстәм Галиев Түбән Кама Татар дәүләт театры директоры вазифасыннан китә. Татар-информ, 6.07.2025. 2025 елдан ― Гүзәл Мөбәрәкшина (озак еллар районның Мәдәният идарәсен җитәкләгән)Рузилә Мөхәммәтова. Түбән Кама татар дәүләт театрына яңа директор билгеләнде. Татар-информ, 8.08.2025.

Баш режиссёр 2024 елның сентябреннән ― Лилия Әхмәтова (Әлмәт шәһәрендә туган, 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев) тәмамлаган)Рузилә Мөхәммәтова. Түбән Кама театры коллективына баш режиссер итеп Лилия Әхмәтова тәкъдим ителде. Татар-информ, 10.09.2024.

Баш рәссам ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Нәсыйхов.

Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 2001 Булат Насыйхов 1960-11-02 Лениногорск Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институтыКазан сынлы сәнгать укуханәсе рәссамкуючы-рәссамарт-директор 1989 Рөстәм Галиев 1960-08-27 Киекле Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеМәскәү дәүләт мәдәният институты театр актерытеатр режиссерысәнгать җитәкчесетеатр директоры

Искәрмәләр

Сылтамалар Рәсми сайт

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:1989 елда нигезләнгән оешмалар Төркем:Татар театрлары Төркем:Түбән Кама театрлары Төркем:Туфан Миңнуллин