Марсель Хәернас улы Бакиров — татар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, КДУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе (2024).
Тәрҗемәи хәле 1933 елның 10 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Марсельгә 3—4 яшь булганда аның әтисе Хәернас ялган донос буенча репрессиягә дучар була.
1956 нче елны Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1956-1966 елларда Уфада "Кызыл таң" газетасында эшли.
1966–1969 нче елларда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый.
1972 нче елда Төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый.
1999 нчы елны «Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
1970–2015 елларда Казан Федераль университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли.
2012 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтның халык иҗаты бүлегендә эшли.
Фәнни хезмәтләре исемлеге Шигърият дөньясына сәяхәт. Фольклордан язма шигырьгә күчеш тарихыннан, Казан, Татарстан газета-журналлар нәшрияты, 1999 Прототюрки. Изначальная прародина, ранние племена и язык, история и это культура. – Тат.кн. изд. 2019. Древнетюркская поэзия: неразгаданные тайны устного и письменного творчества наших предков. – Казань: Татарское книжное издательство, 2014. Феномен параллелизма древнейших мифологических теонимов» (2012) Татарский фольклор. – Казань. "Ихлас", 2012. Татарский фольклор. Казань, 2008. Свадебные обряды и их поэзия татар. – Казань: Слово, 2007. Путешествие в мир поэзии. Из истории перехода от фольклора к письменному стиху. – Тат.кн. изд. 2003. Шигърият бишеге: Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. Монография. – Казан: Мәгариф, 2001. Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии.Монография – Казань:Магариф, 2001.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2023 ― Дуслык ордены (Татарстан) ― ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырганда: Сездән үрнәк алырга кирәк. Татар-информ, 26.10.2023 2024 ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге ― «Төрки-татар дөньясының этногенезын һәм этномәдәни мирасын комплекслы тикшерү тәҗрибәсе» эш циклы өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 925 от 30.11.2024 Хөрмәтләү 2024 елның 13 февралендә Мөслим районы үзәге Мөслимдә туган нигезенә элмә тактасы куелган. Элмә тактасын шәхес яшәп яткан вакытта кую ― район хакимияте инициативасыРифат Каюмов. Марсель Бакиров: Истәлек тактасын үлгәч куялар, ә миңа яшәп яткан вакытта куйдылар. Татар-информ, 14.02.2024.
Искәрмәләр
Чыганаклар «Әдипләр» сайты Бакиров М.Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел. Марсель Хәернас улы Бакиров Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайты Марсель Бакиров-районыбыз җирлегеннән чыккан тел галиме
Төркем:Татар галимнәре Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Татар фольклорчылары Төркем:Төрки халыклар белгечләре Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары