Воурукаша ул Зәрдөштлек мифологиясендә күк диңгезе исеме. Ул Агура Мазда тарафыннан барлыкка китерелгән булган һәм аның уртасында Харвисптохм яки "барлык орлыклар агачы" тора.Darmesteter, Pg 54 Мифология Вендидад буенча Агура Мазда дөньяны чистартыр өчен җиргә Воурукашаның чиста суларын җибәргән һәм суны кире күк Пуйтика диңгезенә җибәргән. Бу күренеш соңрак су күтәрелеше һәм төшүе буларак интерпретацияләнгән булган. Воурукашаның үзәгендә Харвисптохм яки "барлык орлыклар агачы" урнашкан булган, ул дөньяда барлык үсемлекләрнең орлыклары булган. Агачта Синамру кошы бар, ул төшкәндә ботакны сындыра һәм шул сәбәпле орлыклар бөтен тирәгә сибелә. Ворукаша үзәгендә шулай ук Гаокерена яки "Ак Хаома" үсә, ул "дәвалау үсемлекләре патшасы" дип танылган.Darmesteter, Introduction, Pg lxix Аның тирәли ун мең башка дәвалау үсемлекләре бар. Соңрак аллюзияләр Соңрак чорларда Воурукаша Фарсы култыгы белән һәм Пуйтика Оман култыгы белән бәйле булган. Билгеләмәләр
Искәрмәләр
Төркем:Зәрдөштлек мифологиясе