Төрекмәнстанда чираттан тыш Президент сайлаулары 2022 елның 12 мартында узган Turkmenistan to hold early presidential election on March 12. Reuters, 12.02.2022. Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов әлеге сайлауларда катнашмаячагын, «яшь җитәкчеләргә юл бирергә карар кылуы турында» белдергән Төркмәнстанда чираттан тыш президент сайлау узачак. Азатлык радиосы, 12.02.2022. Бу Төрекмәнстанда алтынчы президент сайлаулары була, анда киләсе җиде елга ил Президенты билгеләнә.
Сайлаулар уздыру сәбәбе
2006 елдан Төрекмәнстанда хакимият Горбангулы Бәрдемөхәммәдов кулында. 2017 елгы президент сайлауларында Горбангулы Бәрдемөхәммәдов 97 % нәтиҗә белән җиңү яулый. Киләсе сайлаулар, Конституция нигезендә, 2024 елда булырга тиеш булган, әмма 2022 елның 11 февралендә ил президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов парламентның югары пулаты ― Халык маслахаты утырышында чыгыш ясап, чираттан тыш тавыш бирүне билгеләргә ниятләвен һәм дәүләт белән идарә итүдә «яшь җитәкчеләргә (яшь лидерларга) юл бирергә карар кылуы» турында белдерәВ Туркменистане назначены досрочные выборы президента. Похоже, Бердымухаммедов решил уйти.
Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның вәкаләтләре срогы 2024 елда чыга. Бәрдемөхәммәдов шулай ук Төрекмәнстанның премьер-министры һәм парламентның югары палатасы спикеры вазифаларын да били.
Сайлаулар нигезе 2016 елда Төрекмәнстан парламенты яңа Конституция кабул иткән. Аның нигезендә, президент булып сайланучының яше чикләнми, президент срогы биш елдан җиде елгача озайтылган.
Кандидатлар Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов үз кандидатурасын тәкъдим итмәячәк, әмма Халык Маслахаты — парламентның югары палатасы җитәкчелегендә калачак.
Президентлыкка гипотетик кандидатларның берсе ― хәзерге дәүләт башлыгы Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның бердәнбер улы , 2021 елның 11 февраленнән Төрекмәнстанның вице-премьеры Сәрдар Горбангулы улы Бәрдемөхәммәдов. Ул икътисад буенча вице-премьер вазифасында. 2021 елның ноябрендә президент аңа Төрекмәнстан нефть һәм газ комплексын үз контроленә алуны йөкли. Сәрдар Бәрдемөхәммәдовның дипломат, парламент әгъзасы, министр һәм вилаять (провинция) губернаторы вазифаларында эшләп алуы гамәлдәге президентның аны варис сыйфатында әзерләве турында фикер уята .
2022 елның 16 февралендә Төрекмәнстанның аграр партиясе президент вазыйфасына үз кандидатурасын тәкъдим иткән, ул ― Мары вилаяте хәкиме урынбасары Агаджан Бекмырадов .
2022 елның 18 февралендә, кирәкле санда имзалар җыя алсалар, президент вазифасына тагын алты кандидатның тәкъдим ителәчәге билгеле булган
19 февральдә президент вазифасына тагын ике кандидат тәкъдим ителгән: Балкан вилаятеннән табиб Бирдемәмәт Гурманов һәм Лебап вилаятеннән мәктәп директоры Перхат Бегенджов .
22 февральдә Үзәк сайлау комиссиясе ил президенты вазифасына тагын өч дәгъва итүчене ― Аһал вилаятенең район санитария-эпидемиология хезмәте башлыгы Максатмырат Овезгелдиев, Төрекмәнстан дәүләт энергетика институтының «Яңартыла торган энергия чыганаклары» фәнни-җитештерү үзәге директоры Какагелди Сарыев һәм «Wepaly gurluşyk» ширкәте җитәкчесе Бабамырат Мередовны теркәгән .
22 февральдә Ашхабадтан инициатив төркем сайлауларда катнашу өчен Төрекмән дәүләт физкультура һәм спорт институтының фәнни эш буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Хыдыр Нуннаевны тәкъдим иткән Стали известны имена всех девяти кандидатов на пост президента Туркменистана. Хроника Туркменистана. hronikatm.com, 22.02.2021
22 февральдә Дашогуз вилаятендә инициатив төркем Төрекмәнстанның демократик фиркасенең Сапармурат Төрекмәнбашы исемендәге әтраф комитеты рәисе Максат Одешовны тәкъдим иткән .
Тәртип саны Сурәт Исем-фамилиясе Фирка Теркәлү Искәрмә 1 Сәрдар Бәрдемөхәммәдов ТДФ 14 февраль 2022 Төрекмәнстанның идарә итүче Демократик партиясе съезды Сәрдәр Бердымөхәммәдовны үз кандидаты итеп 2022 елның 14 февралендә тәкъдим иткән 2 Агаҗан Бикморатов ТАФ 16 февраль 2022 2022 елның 16 февралендә Төрекмәнстанның аграр партиясе съезды Агаджан Бекмырадовны үз кандидаты итеп тәкъдим итте. 3Перхат Бегенджовфиркасез19 февраляь 2022 4Бирдемәмәт Корбановфиркасез19 февраль 2022 5Максатморат Овезгелдиевфиркасез22 февраль 2022 6Какагелди Сарыевфиркасез22 февраль 2022 7Бабаморат МередовТСһЭФ22 февраль 2022 8Хыдыр Нуннаевфиркасез22 февраль 2022 9Максат ОдешовТДФ22 февраль 2022
Нәтиҗәләр +Президент сайлаулары нәтиҗәләре КандидатларФиркаләрБеренче тур Тавыш % Сәрдар Бәрдемөхәммәдов ТДФ 72,97 % Хыдыр Нуннаев бәйсез 11,09 % Агаджан Бекмырадов ТАФ 7,22 % Бирдемәмәт Гурбанов бәйсез 2,22 % Перхат Бегенджов бәйсез 2,02 % Максатмырат Овезгелдиев бәйсез 1,16 % Максат Одешов ТДФ 1,15 % Какагелди Сарыев бәйсез 1,09 % Бабамырат Мередов ТСһЭФ 1,08 % Башка кандидатлар Гамәлдәге тавышлар 3,362,052 Бозылган тавышлар Барысы 100 Тавыш бирмәгән Теркәлгән / катнашучылар 97,12 %Чыганак: Төрекмәнстанда сайлаулар һәм референдумнар үткәрү буенча үзәк комиссия
Нәтиҗәләр Тавыш бирү өчен Төрекмәнстанда 2577, чит илләрдә 41 сайлау участогы оештырылган булган. Сайлауларда Төрекмәнстанның тавыш бирергә хокукы булган барлык гражданнарының 97,12 % ы тавыш биргән Президентские выборы завершились на всей территории Туркменистана. turkmenportal.com, 12.03.2022.
12 мартта тавыш бирү уза. Сайлауларга килү Төрекмәнстанда 97,12 %, чит илләрдә 90,93% булган.
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов тавыш бирүнең беренче турында сюрпризларсыз, күпчелек тавыш белән җиңеп чыга, бу игълан ителгән династия дәвамчанлыгының башлануын нигезли Le fils du dirigeant sortant remporte la présidentielle au Turkménistan. LEFIGARO Transition dynastique au Turkménistan. LEFIGARO, 15.03.2022.
Мөнәсәбәт белдерү Кытай Коммунистлар партиясе Генераль секретаре Си Цзиньпин, Төрекмәнстанда сайлаулар һәм референдумнар үткәрү буенча үзәк комиссия нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, Сәрдар Бәрдемөхәммәдовка котлау хаты юллаган . Төрки шура (Төрки дәүләтләр оешмасы) аны Twitter аша котлаган .
Искәрмәләр
Төркем:2022 ел сайлаулары Төркем:Төрекмәнстан сәясәте Төркем:Төрекмәнстанда президент сайлаулары