Лесото рәсми рәвештә Лесото Патшалыгы - ул тирәли тулысынча Көньяк Африка Җөмһүрияте булган анклав иле. Лесото мәйданы 30000 км²-дан (11 583 кв. миль) артык һәм халык саны якынча 2 миллион. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Масеру. Рәсми телләр булып сесото һәм инглиз теле тора. Лесото Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Милләтләр Дуслыгы, Африка Берлеге һәм Көньяк Африка Үсеш Җәмәгате әгъзасы булып тора. Лесото исемен якынча "Сото җире" дип тәрҗемә итәргә була.

Диннәр Лесото Конституциясе дин тоту иреген яклый, хөкүмәт тарафыннан әлеге хокук киң һәм тулаем сакланаInternational Religious Freedom Report 2007: Lesotho. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007).

Бәяләүләр буенча, Лесото халкының 95 % ы ― христианнар (католиклар ― 49,1 %, протестантлар ― 18,2 %, ― 15,4 %, англикан чиркәве тарафдарлары ― 5,3 %, башка христианнар ― 1,8 %). Христиан булмаган (Ислам, җирле традицион, яһүд, Һинд һ. б.) диннәр тарафдарлары ил халкының 1,5 % ын, бернинди дин тотмаучылар 3,5 % ын тәшкил итә Lesotho , CIA Factbook. Лесотода ислам

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Африка дәүләтләре Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Унитар дәүләтләр Төркем:Лесото